Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиләк җыям чиләккә...

Җәй - табигать хәзинәләренә иң бай вакытларның берсе дисәк, һич ялгышмабыз. Урманнарда, тау битләрендә, бакчаларда җиләк-җимеш өлгерә: теләсәң - кайнатма яса, туңдыргычка куеп катыр, яфракларын киптер... Нинди генә ысулны куллансаң да, файдадан тыш зыяны булмас. Үзеңнән артып калганын сатуга чыгарып, бераз кәсеп итеп алырга да мөмкин бит әле. Җиләк уңышы...

Сәүдә, гадәттәгечә, гөрли. Һәркем мактый-мактый үз товарын тәкъдим итә. Кемдер яшелчә, чәчәк кәлшәләре, ә кемдер яңа өлгергән кыяр алып килгән. Өстәл өстенә бер-бер артлы тезеп куелган савытлардагы каен җиләге яныннан берәү дә тыныч кына узып китә алмый. Ядрә сыман эре җиләкләрне күргәч, авыздан сулар килә. Эх, уч тутырып ашап куйсаң, ел буена җитәрлек витамин була инде! Каен җиләгенең бәясе дә "тәмле" - стаканы 80 сум тора. Бер литрлы савыттагыларына исә 300-350 сум сорыйлар.
-Быел каен җиләге аеруча күп булды. Тагын бер атна җыйсак, бетә инде, - диләр Нократ Аланыннан килгән кызлар. - Әлеге җиләк организмда углеводлар алмашын яхшырта, фолий кислотасына бай, тимер дә күп анда. Иммун системасын ныгытуда да файдасы зур булганлыктан, каен җиләген теләп алалар. Көн саен диярлек Кукмарага килеп сату итү бик җиңел булмаса да, шактый акча тупладык инде - шуңа сөенәбез.
Халык телендә виктория дип йөртелүче бакча җиләге белән сату итүчеләр дә шактый иде базарда. Чиләктәге кып-кызыл җиләкләр гүя "мине ал, мине алып кап" дигәндәй, күңелне ымсындырып торалар. Йөрәк-кан тамырларын ныгытуда ярдәм итә, азканлылык, склероз, бөерләр авыртканда, йокысызлыктан тилмергәндә файдасы зур икән аның. Бакча җиләген чиләкләп тә, ваклап та саталар иде. Биш литрлы чиләктәге җиләк бер мең сум тирәсе тора. Тәмле кайнатма ясыйм дигән кешегә әлеге бәя күп түгел, минемчә.
-Күпкатлы йортта яшәгәнлектән, бакча җиләге үстерү мөмкинлегебез юк. Шуның өчен бәясеннән тормыйбыз, ел саен ике биш литрлы чиләк белән сатып алабыз. Кайнатма әзерләгәндә хуш исләре бар өйгә тарала аның. Катырырга да куям, кышкы салкыннарда мунча чыкканнан соң чәйгә салып эчеп җибәрсәң, җәйге болында йөргәндәй буласың. Ярый әле үстереп бирүчеләр бар. Үзләре белән яфракларын да алып килсеннәр иде алар. Кура, җир, каен җиләкләренең яфракларын киптереп куйсаң, кышка менә дигән чәй була, - ди поселокта яшәүче Миңлебикә апа.
Җир җиләге пешәргә иртәрәктер әле, дип уйлаган идек, ялгышканбыз. Фатыйма апа Әхмәдуллина (рәсемдә) җиләк тулы чиләкләрен тотып Поч.Кучуктан ук килгән.
-Быел җир җиләгенең уңышы мактанырлык түгел, шулай да чүпләнсәң җыярга була. Кышка бик күп әзерлибез без. Сатуга исә быел беренче көн килүем. Чиләктәге җиләкләремне Синәр ягыннан җыйдык. Бер литрлы банкадагысына - 100, биш литрлы чиләктәгесе өчен 400 сум сорыйм, - ди.
Сатып алучылар өчен җиләк бәяләре кыйммәт кебек тоелса да, эссе кояш астында чебен-черкиләргә тешләтә-тешләтә чиләкне тутыру шулай ук җиңелләрдән түгел. Ялкаулансаң, тир түкмәсәң, берсе дә үзе килми, билгеле. Җиләк вакыты да бер генә. Шуның өчен ашыгырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев