Хушлашу сүзе
Районыбыз җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: киез итек-киез җитештерү буенча Россиянең иң эре предприятиеләренең берсе - Кукмара киез итек-киез комбинатын 28 ел дәвамында җитәкләгән, комбинатны үткән гасырның туксанынчы еллары кризисы чорында бөлгенлектән саклап калып, зур үсешкә җиткергән Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы мәңгелеккә арабыздан китте. Ул 1954 елның 18 апрелендә Балык Бистәсе...
Районыбыз җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: киез итек-киез җитештерү буенча Россиянең иң эре предприятиеләренең берсе - Кукмара киез итек-киез комбинатын 28 ел дәвамында җитәкләгән, комбинатны үткән гасырның туксанынчы еллары кризисы чорында бөлгенлектән саклап калып, зур үсешкә җиткергән Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы мәңгелеккә арабыздан китте.
Ул 1954 елның 18 апрелендә Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында дөньяга килгән. Хезмәт юлын Яшел Үзән шәһәренең Серго Орджоникидзе исемендәге заводында агач эше остасы буларак башлаган. Хәрби хезмәтне үтәп кайтканнан соң, Кукмара тегү фабрикасына кием үрнәкләрен сызучы булып урнашкан. 1975 елда Казан авиация институтына укырга кергән, 1981 елда аны уңышлы тәмамлап, авиаприборлар төзү белгечлеген алган. Үзен итек фабрикасында инженер-конструктор, Нократ Аланы каласының машиналар төзү заводында инженер-электроник, партиянең район комитетының оештыру бүлеге инструкторы буларак сынап караган. 1988 елда киез итек фабрикасы директоры итеп билгеләнгән. 1994 елдан соңгы көннәренә кадәр, ярты елга гына район башлыгы урынбасары хезмәтенә бүленеп, комбинатның генераль директоры вазыйфасын үтәде. Ул эшләгән чорда комбинатта киң колачлы, заманча үзгәртеп корулар, яңача җиһазландыру эшләре башкарылды, яңа технологияләр үзләштерелеп, эш шартлары яхшырды. Киң ассортиментта җитештерелүче - 300дән артык яңа төр аяк киемнәре, киез эшләнмәләр илнең бик күп төбәкләрендә зур сорау белән кулланыла.
Шамил Әхмәтшин һәрчак яңа ният-фикерләр белән яшәде, аларны тормышка ашыру, элек-электән килгән итекчелек традицияләрен саклап калу өчен көчен һәм вакытын кызганмады. Намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасы җиңел сәнәгатенең атказанган хезмәткәре" исеме, "Казанның 1000 еллыгы" медале, Татарстан премьер-министрының Рәхмәт хаты, республика Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының, район җитәкчелегенең күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнде, "Кукмара районының мактаулы гражданины" исеменә лаек булды.
Шамил Әхмәтшин ярдәмчел, хезмәткәрләре турында кайгыртып яшәүче, кешелекле, кече күңелле зат иде. Аның исеме киез итек-киез комбинаты һәм район тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылып калды, якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Мәрхүмнең балалары, оныклары, якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
С.Димитриев, Р.Каримуллина, Р.Гаянова, А.Гарифуллин, Р.Хәлиуллин, З.Шәрифуллина, И.Муллахмәтов, Г.Хәбибрахманов, Н.Хөсәенов, Ю.Исынбаев, Р.Халиев, Р.Нотфуллин, М.Мансуров, Р.Нигъмәтҗанов, М.Гайнетдинова, Р.Голов, А.Заһидуллин, Р.Галиева, Г.Шәрипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев