Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гәҗит сүзе – һәркайда аның күзе

Бу көннәрдә район гәҗитен беренче тапкыр кулга алуыма 70 ел тулган икән. Берничә сыйныфташым белән әлеге вакыйганы билгеләп үттек, хатирәләрне яңарттык. Минем төрле елларда матбугатта басылган очерк, хикәя, зарисовка, нәсер, мәзәкләрне искә төшердек. Гомер агышында баштан ниләр генә кичмәгән: эзсез югалганнары да, күңелгә уелып калганнары да бар. Ә менә колхоз...

Бу көннәрдә район гәҗитен беренче тапкыр кулга алуыма 70 ел тулган икән. Берничә сыйныфташым белән әлеге вакыйганы билгеләп үттек, хатирәләрне яңарттык. Минем төрле елларда матбугатта басылган очерк, хикәя, зарисовка, нәсер, мәзәкләрне искә төшердек.

Гомер агышында баштан ниләр генә кичмәгән: эзсез югалганнары да, күңелгә уелып калганнары да бар. Ә менә колхоз рәисе Хәбибулла абыйның класска бер төргәк гәҗит күтәреп керүе бүгенгедәй күз алдымда тора.

-Редакциядән кайтып килешем әле, - ди ул, безгә дикъкать белән карап. - Район гәҗитенең яңа санын биреп җибәрделәр. Игътибар белән укырга, редакция хезмәткәрләре белән бәйләнештә торырга, мәкаләләр җибәреп торырга куштылар.

Аның сүзләрен укытучыбыз Нәзирә апа да хуплап тора. "Балалар, гәҗит, укысагыз, сөйләм телегез баер, зиһенегез ачылыр, тора-бара бәлки үзегез дә кулларыгызга каләм алырсыз".

Менә 70 ел инде минем район гәҗитеннән аерылганым юк. Үземнән әледән-әле сораштыралар: "Син совет чорында да, аннан соң да район гәҗитендә эшләгән кеше. Ихластан әйт әле: район гәҗите элек яхшырак чыга идеме, әллә хәзерме? Турысын әйтим, кабыргасы белән куелган бу сорауга җавап бирү җиңелләрдән түгел. Әйе, соңгы елларда редакция техник яктан ныгыды, яңа технологияләр керә, эш шартлары яхшыра. Ләкин бернәрсә үзгәрмәде: элек тә, хәзер дә гәҗит район тормышын мөмкин кадәр тулы, дөрес чагылдырырга, акны - ак, караны - кара итеп күрсәтергә, кыскасы, үз бурычын җиренә җиткереп, намус белән башкарырга тырыша. Әмма элеккеге проблемалар бүген дә саклана. Журналистларга әле дә кытлык сизелә. Беренче чиратта сәләтле, өметле каләм ияләрен күздә тотам. Андыйларны шәһәрдәге күп санлы гәҗит-журналлар да колач җәеп каршы алалар.

Әдәбиятыбызда үзенең лаеклы урынын алган, татар дөньясына киң танылган Фәүзия Бәйрәмова хезмәт юлын туган төбәге Сабада чыга торган "Җиңү Байрагы"нда башлаган иде. Беренче язмалары белән үк укучыларны, җәмәгатьчелекне үзенә җәлеп итте. Тиздән үткен язмалары белән район гәҗите кысаларына сыймый башлады.

Язучылык һәм журналист йөген бергә тарту бик кыен нәрсә. Хәер, андыйлар да шактый. Мин Газиз Нәбиуллин, Тәлгать Нәҗмиев (Саба), Хәниф Хәйруллин (Сарман), Радик Фәизов (Арча), Рәфыйк Шәрәфиев, Әхәт Фазылҗанов (Балтач), Вәзыйх Фатыйхов (Балык Бистәсе) һәм башка журналист- язучыларны күздә тотам.

Шушы юлдан китсә, курсташым Фоат Садриев бүгенге биеклеккә менеп җитәр иде микән? Мөслимдә чыга торган газета редакторының иҗаты белән күп яшь талантларга юл ачкан Илдар Юзиев кызыксына икән. "Синнән, Фоат, булачак зур әдип сулышы сизелә, - ди ул аңа. - Син үзеңне чын редактор итеп таныттың инде. Редакциядән китеп, чынлап торып язучылык белән шөгыльләнергә, язмыш тарафыннан бүләк ителгән сәләтеңне тулы көченә ачарга вакыт. Ике якка тартылып, күп нәрсәне кулдан ычкындыруың бар".

Ләкин Фоат Садриевның гаризасын райком кире бора, мондый булдыклы редакторны җибәрәсе килми. Илдар Юзиев махсус Мөслимгә килергә мәҗбүр була. Беренче белән җитди, ачыктан-ачык сөйләшү мәсьәләне хәл итә. Фоат Садриев, редакция дилбегәсен өметле кулларга тапшырып, туган төбәге Мөслимдә иҗат дөньясына чума.

Ул - бүген Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия бүләге иясе. Мөслимнең шәрәфле әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе. Егермедән артык драма әсәре, хикәя, повесть, романнар, публицистик язмалар авторы. Аның иҗаты белән гомере буена даһи Туфан Миңнуллинның кызыксынуы юкка гына түгелдер. Күренекле галим һәм язучы Рафаэль Хәкимов әйткәнчә, Туфан Миңнуллиннар йөз елга бер генә туа.

Талантлы шәхесләр турында сүземне дәвам итеп, "Хезмәт даны" гәҗитендә асылташ булып якты нур сирпегән, фотолары белән югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән фронтовик Садрый Минһаҗевның төбәгебезнең горурлыгы булуын әйтеп үтәргә кирәктер. Берчакны шулай танылган фотожурналист Мидхәт Шакирҗановны Пычак авылында очраттым. "Кукмара авыллары буенча йөрим әле, кайбер гаиләләрдә булып, фотоальбомнар белән таныштым", - диде ул. - Һәркайсында Садрый Минһаҗев фотоларына юлыктым. Аларда һөнәри осталык, фикерләү, кешенең эчке дөньясын ачу сәләте, яктылык... Ни кызганыч, үзе исән чагында Казанда аның фотокүргәзмәсен оештырырга өлгерә алмадык. Баксаң, аның бер фотоальбомы да, мактаулы исеме дә юк икән. Аның иҗаты чын мәгънәсендә Кукмараның энциклопедиясе булырлык!"

Фронтовик Садрый Минһаҗев күп белә, күп күрә, төрле буын кешеләре белән әңгәмә кора, кызыклы фикерләрне калын блокнотына да теркәп бара иде. Теле үткен, кыю.

Бервакыт шулай Кукмараның атаклы шәхесләре турында сүз китте.

- Әйе, төбәгебез тарихында эз калдырган андый олпат затлар аз түгел, - дигән иде ул. - Миңа калса, Кукмараның социаль-икътисадый үсешенә бертуган Комаровлар кебек зур йогынты ясаганнары юк бугай. Килер вакыт, иң матур парк һәм скверларның берсенә аларның исеме бирелер һәм һәйкәл куелыр.

Авыл тормышын шәһәрнекенә якынайту турында элек тә сүз куертылган. Хәзер дә сөйләнә, алга таба да бу мәсьәлә көн үзәгендә булыр. "Коммунизм"га колхозы авыллары буенча йөргәндә күңелне горурлык хисе биләп ала: йортлар төзек, зәвык белән салынган. Һәр өйдә туалет, душ, заманча җиһазлар, җиңел машиналар саны арта. Чөнки колхоз рәисе Камил Шакиров авылда яшәү рәвешен, бәйләнеш-мөнәсәбәтләрне үзгәртергә кирәклеген иң алдан аңлаучы җитәкчеләрдән. Бу олуг шәхес турында нинди бай һәм эчтәлекле фотоальбом ясап булыр иде. Бу киләчәк буыннар өчен кирәк бит.

"Хезмәт даны"нда ул чагында тагын фронтовиклардан Әхмәт Фәтхуллин, Сергей Васильев, Габделхәй Камалетдинов, Шәрифулла Нигъмәтуллин, тыл ветераннары Ярми Гайнуллин, Мәрьям Галиева эшли иде. Фронтовик хәбәрче, кыска хикәяләр остасы Зиннур Әхмәтгалиев әйтмешли, редакция фронт штабын хәтерләтә иде.

Хәзер дә аның диварларыннан фронтовиклар авазы ишетелә кебек.

-Без остазларыбыздан уңдык, аларны истән чыгармыйбыз, - ди "Хезмәт даны"ның баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова. - Эленке-салынкы эшләргә заманнан артта калырга хакыбыз юк.

Хафиз ТИМЕРБАЕВ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев