Газетаның актив хәбәрчесе Вагыйз Хәсәновның арабыздан мәңгегә киткәненә биш ел тулды
Каләмдәшебез, күп шигырьләр, хикәяләр авторы Вагыйз Хәсәнов Нормабаш авылында туып-үсә. Тормыш юлын киез итек-киез комбинатында калыплаучы булып башлап, армиядә хезмәт иткәннән соң, югары белем ала. Аннан соңгы чорда аның язмышы комсомол эше белән бәйле. Кукмара ВЛКСМ райкомының икенче, беренче секретарьлары булып сайлана, киез итек-киез комбинатында партоешма секретаре, эчке эшләр бүлеге...
Каләмдәшебез, күп шигырьләр, хикәяләр авторы Вагыйз Хәсәнов Нормабаш авылында туып-үсә. Тормыш юлын киез итек-киез комбинатында калыплаучы булып башлап, армиядә хезмәт иткәннән соң, югары белем ала. Аннан соңгы чорда аның язмышы комсомол эше белән бәйле. Кукмара ВЛКСМ райкомының икенче, беренче секретарьлары булып сайлана, киез итек-киез комбинатында партоешма секретаре, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре булып эшли. 2005 елда Кукмара 2 урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак лаеклы ялга чыга.
Хезмәт итү чорында Вагыйз Хәсәнов район Советы депутаты булып сайланды, Татарстан Республикасының журналистлар берлеге әгъзасы иде. "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы", "Суда батучыны коткарган өчен" медальләре белән бүләкләнде. "Кара диңгездә ак яулык" исемле китабы басылып чыкты.
Ә бүген газета укучылар игътибарына иҗатташ дустыбызның гаилә архивында сакланып калган берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Туган як
Тауларга калын кар яткан,
Кырларда - чаңгы эзе.
Офыкта ап-ак киңлекләр -
Бу туган як шул үзе.
Зәңгәр җеп - инеш сузылган,
Каеннар ап-ак шәлле.
Сыйдырган шушы барлыкны,
Сыйдырган шушы мәлне.
Туган як! Үзе гади ул,
Ким түгел, артык түгел.
Буыннар мирасы булып,
Бәйләнгән аңа күңел.
Бары да аңа бәйләнгән,
Сөюе, сагышы да.
Булды анда шатлыгы да,
Калмады кайгысы да.
Илһамым туды хезмәткә,
Тирем дә тамды анда.
Эшләнәсе эшләр күп әле:
Үтәсе юллар алда.
Барысына шөкер итәм.
Һәм сөеп җырга салам.
Хезмәт, җыр белән мәңгегә,
Туган як, синдә калам.
***
Матур хыял
Ап-ак карда эзләрең,
Күңелемдә - сүзләрең.
Быел бураннар ешайды,
Сине кайдан эзләрмен?
Юлларданмы, елларданмы
Урманнанмы, кырданмы?
Йөзләреңә ни сыена:
Төнге җилме, буранмы?
Җирдә ниләр ләззәт ала
Күз күлләреңә багып?
Нинди көннәр-төннәр үтә
Чәч дулкыныңа ятып?
Сораулар күп, ара ерак
Күп язлар инде үткән.
Без сөйгән сиреньнәрне дә
Ап-ак кар сырып үткән.
Табигать кышкы итәм, ди,
Ә йөрәк һаман язгы.
Сүрелтми йөртә һаман да
Мәхәббәт белән назны.
Сүрелми зур өметләр дә
Кояшның нуры кебек.
Яшим мин җирдә сине гел
Матур хыялга төреп.
***
Әтисен юксынып кызы Эльмира Әсхәдуллина иҗат иткән шигырь
Биш ел синсез.....
Менә инде биш ел гомер узган,
Әти, синең бездән киткәнгә...
Биш яз, биш җәй, биш көз генә түгел,
Салкын кышлары да үткәнгә.
Хәтеремдә бу көн бүгенгедәй,
Бик кояшлы көннән күренде.
Кайттың авылыңа, зур өметләр баглап,
Җәйләр шунда үтәр, кызым, дип.
Ә кичләрен безне озатып калдың,
Бик авырдан чыктың урамга.
Белмәдем шул саубуллашкан чакта
Мәңге күрмәм сине бүтән дип.
Күрү генә түгел әле, әти,
Бөтен ямьне син алып китәр дип.
Яшәдек без сине уйлый-уйлый,
Әни генә яши алмады.
Бик сагынды сине... көннәр буе
"Кайтчы, Вагыйз", - диеп елады.
Нишләрсең соң...шулай шул тормышлар,
Кемдер алдан китә, кемдер соңыннан.
Кабереңдәге чәчәкләрем сиңа
Миннән бүләк булып торсыннар.
Кайгырма син, барда яхшы булыр,
Калдырмамын сине догамнан.
Син һәм әни әйткән вәгазьләрдән
Тайпылмасмын, һич тә онытмам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев