Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш юк дип зарланганчы...

Юлсызлык һәм эшсезлек - авыл халкын иң борчыган мәсьәләләр бу. Соңгы елларда аның беренчесе федераль һәм республика программалары кысаларында, шулай ук үзара салым акчалары хисабына берникадәр хәл ителә башлады. Узган ел районыбызда 580 миллион сумлык юл төзү-ремонтлау эшләре башкарылды, үзара салым акчаларына да 24 миллион сумлык юллар төзелде. Сәрдекбаш һәм...

Юлсызлык һәм эшсезлек - авыл халкын иң борчыган мәсьәләләр бу. Соңгы елларда аның беренчесе федераль һәм республика программалары кысаларында, шулай ук үзара салым акчалары хисабына берникадәр хәл ителә башлады. Узган ел районыбызда 580 миллион сумлык юл төзү-ремонтлау эшләре башкарылды, үзара салым акчаларына да 24 миллион сумлык юллар төзелде. Сәрдекбаш һәм Туембаш җирлекләрендә дә берничә урам халкы шушы хисапка яңа юллы булган.

Ә эшсезлек, күп авылларда фермалар бетерелгәч, булганнарында кул хезмәте киметелгәч, басуларны да куәтле техника иңли башлагач, күпләргә кагылучы җитди проблемага әверелде. Мәктәп, балалар бакчасында санаулы кешеләр эшли, клуб, кибетләрдә штатлар чикле. Балта, кирпеч өю эше дә һәркемнең кулыннан кими. Калган халыкка ни белән шөгыльләнергә? Тәвәккәл, авыр эштән курыкмаганнарга дәүләт бу яктан да ярдәм итәргә әзер: сөт-ит җитештерү, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләргә төрле программаларда катнашу, грантлар оту мөмкинлекләре бирә. Сыер малы асрыйсың килмәсә, каз-үрдәк, тавык асрарга мөмкин.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина үз чыгышында кызыклы мисаллар китерде. Лаеш районында инглиз токымлы үрдәкләр үрчетелә икән. Бәбкәләре 85 сум тора, үрдәк үстерергә теләүчеләргә аны ярты бәясеннән бирәләр. Бәбкәләр ябык сарайларда 42 көндә үсеп җитә. Һәрберсенә 160 сумлык катнаш азык кирәк. Үрдәкләрдән 2-2,5 килограмм ит чыга. Үсеп җиткәч, аларны һәр килограммын 165-170 сумнан шул хуҗалыкның үзенә кире тапшырырга яки үзең теләгән бәядән базарда сатарга мөмкин. Продукцияне кайда, ничек сатыйм дип борчыласы булмый. Чыгымнарны чигергәч, һәр үрдәктән 180 сум табыш кала икән. 100 үрдәк үстерсәң, 42 көндә 18 мең сум акча эшләргә мөмкин дигән сүз. Өйдә тик ятсаң, бу акчаны китереп бирүче юк бит. Әгәр үрдәк бәбкәләре үстерү белән кызыксынучылар булса, аны алып кайтуны район күләмендә оештыру күздә тотыла.

Эшмәкәрлек итүдә мондый мисалларны ерактан эзлисе түгел. Татар Толлысы авылында каз асрау белән шөгыльләнүче Баһамановлар да, үскәч, 4 казның берсен үзләренә кире бирү шарты белән, халыкка бушка бәбкәләр бирәләр, 7 көнгә җитәрлек катнаш азык белән дә тәэмин итәләр.

-Кибетләргә бәрәңге, кишер, суган, кәбестәне чистартып, төргәкләргә салып чыгару белән шөгыльләнүче "Бозкурт" оешмасы да яшелчәне, районда җитәрлек булмагач, читтән эзләп алып кайта. Аларны үзебездә үстерергә мөмкин бит. Район кулланучылар җәмгыяте дә үз кибетләре өчен яшелчә, дару үләннәре кабул итә. Алар да чималны, үзебездә булмагач, читтән эзли, - дип билгеләп үтте Чулпан Хәнәфина.

Сәрдекбашта яшәүче Илдус Абдуллин бу яктан күпләргә үрнәк булырлык. Җиде теплицасы бар икән, аларда иртә яздан чәчәк, яшелчә кәлшәләре үстереп сата, аннан базарга кыяр-помидор, суган, кәбестә чыга. Сүз дә юк, авыр, зур түземлелек сорый торган хезмәт. Әмма авыл җирендә кайсы эшнең җиңел булганы бар? Сәрдекбаш ягында халык терлеген дә асрый, бәрәңге, яшелчә дә үстерә. 23 фермер хуҗалыгы бар бу төбәктә, пай җирләрен алып эшләүче шәхси хуҗалыклар да юк түгел. Җирлек территориясендәге 7 авылда 360 хуҗалык булса, 377 савым сыер бар, узган ел хуҗалыкларда 20 мең центнердан артык сөт һәм 13 мең 500 центнер ит җитештерелгән. Терлекләр санын арттырырга җыенучылар да бар икән.

Һөнәрчеләр ягы булган Туембашта исә мал асрауга ул кадәр үк мөкиббән китмиләр кебек. 227 хуҗалыкта нибары 78 сыер булу шул хакта сөйли. Башка елларны итек басып сатудан зур табыш алган халык быел бу төр товарга сорау аз булудан зарлана. Димәк, керем алуның башка юлларын да эзләргә кирәк. Өйләр берсеннән-берсе матур булган, барлык эшне бергәләшеп, киңәшләшеп башкаручы, милли һәм дини йолаларны нык саклаучы, спорт яратучы бу төбәк халкының тормыш итүенә сокланып туярлык түгел. Боларны барысына да тырыш хезмәт белән ирешелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев