Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ерткычны тотасы иде

Яз аена аяк басуга һәркем диярлек чеби, каз, үрдәк бәбкәләре алып үстерергә тырыша. Кош-корт итен барыбыз да яратабыз бит. Без генә түгел, безнең алган нәни бибиләребезне ниндидер җанварлар да үз итәләр икән. Безнең якта, ягъни элеккеге РТС бакчасыннан алып, Пенәгәр басуына кадәр булган җирлектәге хуҗалыкларда оясы белән тавыгын, чебиен, үрдәген...

Яз аена аяк басуга һәркем диярлек чеби, каз, үрдәк бәбкәләре алып үстерергә тырыша. Кош-корт итен барыбыз да яратабыз бит. Без генә түгел, безнең алган нәни бибиләребезне ниндидер җанварлар да үз итәләр икән.

Безнең якта, ягъни элеккеге РТС бакчасыннан алып, Пенәгәр басуына кадәр булган җирлектәге хуҗалыкларда оясы белән тавыгын, чебиен, үрдәген ниндидер җанвар буып, канын эчеп чыгып китә. Бик аяныч хәл. Моның нинди җанвар икәнен белү өчен болай итәргә була: шул кош-корт торган урынга зур капкын куярга кирәк. Ул бер кергән җиргә яңадан керми калмас.

Бик күп еллар элек, ниндидер җан иясе минем дә шактый зур ике үрдәк бәбкәсенең канын эчеп, үтереп киткән иде. Икенче көнгә мин үрдәкләремне икенче урынга урнаштырып, әлеге урынга зур тимер капкын куйдым. Ерткыч капкынга эләкте: картаеп беткән олы күсе иде. Үзе, аягын тешләп өзеп, капкыннан ычкынырга да маташкан.

Шактый акчалар сарыф итеп алынган нәни бибиләребезне, җанварлар керми торган итеп урнаштырсак иде. Үзебезгә язган маллар булсын диясе генә кала.

Рафилә ФӘТТАХОВА. Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев