Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элеккеге данны кайтарып

Кулыма "Заман сулышы" дигән китап килеп керде. Аның авторы - утыз елдан артык гомерен кулланучылар кооперациясенә багышлаган, егерме дүрт ел буе район кулланучылар җәмгыятен (райпо) җитәкләгән, Россиянең атказанган сәүдә хезмәткәре, Кукмараның мактаулы гражданины Шәриф Әхмәтҗанов. Өлкәннәр хәтерлидер: районыбызда сәүдә һәм җәмәгать туклануы системасын зур үсешкә җиткергән шәхес бу. Ул вакытларда...

Кулыма "Заман сулышы" дигән китап килеп керде. Аның авторы - утыз елдан артык гомерен кулланучылар кооперациясенә багышлаган, егерме дүрт ел буе район кулланучылар җәмгыятен (райпо) җитәкләгән, Россиянең атказанган сәүдә хезмәткәре, Кукмараның мактаулы гражданины Шәриф Әхмәтҗанов. Өлкәннәр хәтерлидер: районыбызда сәүдә һәм җәмәгать туклануы системасын зур үсешкә җиткергән шәхес бу. Ул вакытларда азык-төлек хәзерге кебек чит илләрдән бөтенләй кертелмәгән, бары-югы үзебездә җитештерелгән. Халыктан, күмәк хуҗалыклардан авыл хуҗалыгы продуктлары һәм чимал сатып алу райпоның сәүдә әйләнешендә зур урын алып торган. Хәзерләүләр конторасында җиләк-җимеш, яшелчәләр, гөмбә эшкәртү һәм консервлау цехлары эшләгән, халыктан чүпрәк-чапрак, хайван тиреләре кабул ителгән. Бакча уңышларын җыю чоры җиткәч, әле дә газета укучыларыбыз безгә: "Алма күп булды быел, кая куйыйк? Карлыган, кура җиләген кабул итүчеләрне белмисезме?" - дип шалтыраталар. Үткән елда, мәсәлән, слива агачлары мул уңыш бирде, хуҗалары артыгын ни эшләтергә белмәделәр. "Өйдә иске киемнәр әрәм булып ята, җыючылар юкмы икән?" - дип сораучылар да бар.

Бу үтенеч-сорауларны район кулланучылар җәмгыятен кабаттан торгызу өчен зур көч куйган, әлеге җәмгыять советы рәисе Илһаметдин Зариповка җиткерергә булдык. Җиләк-җимеш чорына кадәр әле шактый ерак булса да, алдан белешеп куюның зыяны булмас, дидек.

- Илһаметдин әфәнде, иң элек җәмгыятегездәге яңалыклар белән таныштырсагыз иде.

-Бүгенге көндә идарә рәисе, улым Илназ Зарипов җитәкчелегендә ике проектны тормышка ашыруга керештек, - ди Илһаметдин әфәнде. - Беренчесе - яшелчә, җиләк-җимеш, ит консервлары җитештерү буенча. Эшне иң элек лимонад җитештерү цехындагы җиһазларны башка урынга күчереп, әлеге цехны зурайтып корудан башладык. Шулай итеп, консервлар җитештерү өчен урын әзерләдек. Бирегә кредит хисабына унбиш миллион сумлык җиһаз алып куярга җыенабыз. Чыгымнар, әлбәттә, зур, аларның бер өлешен каплауда дәүләт ярдәм күрсәтәчәк. Елына 1 миллион 600 мең данә консерва эшләп чыгарырга исәп бар. Халыктан бар төрле җиләк-җимеш: бакча җиләген дә, урман-кырдан җыелганын да кабул итәчәкбез. Бу продукциянең бер өлешен кышка катырып куярга исәплибез, зур туңдыргыч алдык инде. Шулай ук икмәк заводы территориясендә киләчәктә 1000 тоннага исәпләнгән яшелчә саклау урыны төзүне планлаштырабыз, аңарчы яшелчәләрне халыктан җыеп кына эшкәртәчәкбез. Әзер продукцияне үзебезнең кибетләргә чыгарудан тыш, Казанга, Ерак Себергә озатырбыз, дип планлаштырып торабыз.

-Дару үләннәрен кабул итәчәксезме?

-Әйе, бу эшне быел да дәвам итәргә булдык. Хәзерге вакытта халыктан каен һәм нарат бөреләре җыябыз. Тапшыручылар байтак.

-Инде икенче проектка күчик. Аның асылы нидә?

-Бу проект мал чалу мәйданчыгы, ит эшкәртү цехы булдыру белән бәйле. Әлегә җир участогы мәсьәләсе хәл ителә. Район башлыгы Сергей Димитриев бу эшкә үзенең фатыйхасын бирде инде. Көненә 1,5 тонна ит җитештереп, 400 килограмм казылык һәм башка ит ризыклары эшләп чыгаруны күздә тотабыз. Бары сарык, сыер итләре генә кулланылачак. Сатуга хәләл продукция чыгару ниятебез дә бар. Бу цехны киләсе ел башында эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз. Әлеге проектның бәясе 20 миллион сумга якын. Кредит алганда бу юлы да дәүләт ярдәменә таяначакбыз. Шунысы да мөһим: бу ике проектны тормышка ашыру - 20 өстәмә эш урыннары булдыру дигән сүз.

-Сүз башында тагын бер мәсьәләгә кагылып үткән идек: иске-москы кием-салым җыюны оештыру мөмкин булмасмы?

-Элгәре төрле чүпрәк-чапракны заводларда рубероид ясау өчен кулланалар, шуңа күрә аңа сорау бар иде. Кызганычка каршы, хәзер кабул итүче юк, шуңа күрә бу мәсьәлә әлегә ачык кала.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эшләрегез уң булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев