Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Экологик мәсьәлә: иң мөһиме – күңелең чиста булсын

Кызганычка, әлегә барлык кешене дә чүпләмәскә өйрәтә алмадык. Кышын табигатькә каршы кылынган җинаятьләрне ап-ак кар яшерә. Язын исә мондый сансызлыкның нәтиҗәләре күзгә күренә башлый. Кар эрегәннән соң калкып чыккан чүп өемнәре, билгеле, бер дә күңелле күренеш түгел. Шуңа да ел саен язга керү белән республикабызда санитар-экологик икеайлык игълан ителә -...

Кызганычка, әлегә барлык кешене дә чүпләмәскә өйрәтә алмадык. Кышын табигатькә каршы кылынган җинаятьләрне ап-ак кар яшерә. Язын исә мондый сансызлыкның нәтиҗәләре күзгә күренә башлый. Кар эрегәннән соң калкып чыккан чүп өемнәре, билгеле, бер дә күңелле күренеш түгел. Шуңа да ел саен язга керү белән республикабызда санитар-экологик икеайлык игълан ителә - җәйгә кадәр бөтен республикабыз территориясен тәртипкә китерү бурычы куела.

Агымдагы елда да 1 апрель көнне Татарстанда санитар чистарту икеайлыгы башлангыч ала. Төп игътибар бу чара кысаларында, гадәттәгечә, тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне ачыклау һәм аларны юк итүгә юнәлдереләчәк. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев хәбәр иткәнчә, билгеләнмәгән урында хасил булган чүп өеме турында мәгълүмат тиз арада муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына җиткереләчәк. Җаваплы затлар исә бу территориянең хуҗасын яки чүпләгән затны табып, әлеге җир биләмәсен чистартуны оештырырга тиеш.

- Санитар икеайлык кысаларында табылган чүплекләрнең 98 процентын юк итүгә ирешәбез. Ә республиканың кайбер районында, мәсәлән, Саба, Мөслим, Актаныш, Лениногорскида хокук бозуларны юк итү 100 процент тәшкил итә, - дип сөйләде Фәрит Абдулганиев.

Икеайлык барышын - табылган һәм юк ителгән чүплекләрне "Татарстанның экологик картасы" системасы ярдәмендә күзәтеп барырга мөмкин. Министр сөйләп узганча, быел бу картага мәгълүмат он-лайн режимда кертелеп барачак. Яңа программа инспекторларга ачыкланган хокук бозуны шул ук минутта фотога төшереп, вакытны әрәм итмичә, модераторга җибәрергә мөмкинлек бирә.

- Төп игътибар быел, әлбәттә, су саклау зоналарында һәм судагы хокук бозуларны ачыклау һәм аларга юл куймауга биреләчәк. Без бу эшкә бөтен көчебезне куячакбыз. Росприроднадзор, Роспотребнадзор белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Су пробалары алынып, су сыйфаты анализланып торачак. Быел суда күчмә штаб та барлыкка киләчәк - ул күзәтчелек чараларын яхшырак башкарырга һәм заманча җиһазларда су анализын үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Мониторинглар, беренче чиратта, Идел, Кама, Казансу, Нократ елгаларында үткәреләчәк, - дип белдерде Фәрит Абдулганиев.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы халык белән дә актив эшли. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан республикада иҗтимагый экологик кабул итү сервисы эшли башлаган. Кайнар элемтә телефоннары, электрон почта, "Халык контроле" системасы, "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы - боларның барысы да табигатькә зыян салу турындагы хәбәрләрне кабул итәргә әзер. Ә хокук бозучыны ачыкларга ярдәм итәрдәй оператив хәбәр җиткерүчеләрне узган елдан акчалата да бүләкли башладылар. Санитар-экологик таләпләрне бозган затны яки оешманы җаваплылыкка тартырга мөмкинлек биргән хәбәр өчен 1500 сум түләнә.

Әлбәттә, санитар-экологик икеайлыкның төп чарасы - һәр шәһәр-районда уздырылучы өмәләр. Коммуналь хезмәт вәкилләре, төрле предприятие-оешма хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары, активистлар ел да дәррәү кубарылып әйләнә-тирәбезне чистартырга чыга. Быел иҗтимагый җыештыру акцияләренә тагын да күбрәк кешене җәлеп итәргә ниятлиләр. Ә иң активларны бүләкләр дә көтә. Икеайлык кысаларында "Иң экологик гаилә", "Шимбә өмәсендә иң яхшы мәктәп", "Шимбә өмәсендә иң яхшы муниципаль район" һ.б. бәйгеләр уздырылачак.

Быелгы икеайлык кысаларында узачак барлык чараларның рәсми хэштегы #ЭКОвесна2016. Республика өмәсе исә "Күңелдә чиста булса - әйләнә-тирәбездә дә чиста булыр" дигән шигар астында уза.

Узган елда барлык күзәтчелек органнары һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан 7 мең хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларның нәтиҗәләре буенча әлеге хокук бозуга юл куйган өчен 141 предприятие, 1071 вәкаләтле зат һәм 3238 физик зат җаваплылыкка тартылган. 26,5 миллион сумнан артык штраф салынган. Иң җитди хокук бозуларны булдырган 80 оешма буенча материаллар прокуратура органнарына юлланган.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев