Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эчәр су да, чүплек тә – көн кадагында

Олыяз авылында җирлек башлыклары һәм район Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында семинар узды. Әлеге очрашып-сөйләшү тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылды. Яшәү яме - хезмәттә -Бездә эш сөючән, тырыш халык яши. Кайсы гына хуҗалыкны алма, күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, кош-корт, мал-туар асрыйлар, умарта тотучыларның саны да елдан-ел арта, - ди җирлек башлыгы Рамил...

Олыяз авылында җирлек башлыклары һәм район Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында семинар узды. Әлеге очрашып-сөйләшү тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылды.

Яшәү яме - хезмәттә

-Бездә эш сөючән, тырыш халык яши. Кайсы гына хуҗалыкны алма, күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, кош-корт, мал-туар асрыйлар, умарта тотучыларның саны да елдан-ел арта, - ди җирлек башлыгы Рамил Мәликов. - Җирлек халкы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программаларында теләп катнаша. Бүгенге көндә авыл халкында 900гә якын мөгезле эре терлек асрала, трактор, җиңел һәм йөк автомобильләре, комбайннар бар. Фермер, шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлекләре дә мактауга лаек. Бер эшмәкәрнең тырышлыгы белән җирлектә заманча җиһазландырылган терлек чалу урыны булдырылды. Сөт һәм ит җыючылар, төзелеш материаллары җитештереп сатучылар, кибет тотучылар исә халыкка хезмәт тә күрсәтәләр, эш урыннары белән дә тәэмин итәләр.

Юллар - барлык авыл җирлекләрендә дә иң мөһим проблемаларның берседер ул, мөгаен. Олыяз җирлегендә дә үзара салым акчаларын юлларны төзекләндерү өчен тотарга планлаштыралар. Моның өчен 4 миллион 100 мең сум акча тотылачак, 340 мең сум акча ял урыны ясауга китәчәк.

-Башкарасы эшләребез шактый әле, - ди җирлек башлыгы. - Таш җәеп бетерәсе урамнар бар, 3,5 чакрымда урам утларына бишенче линия сузасы, дүрт авылда да су проблемасын хәл итәсе бар. Иске һәйкәл урынын реконструкцияләү, балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары булдыруны эш планына керттек.

Нинди су эчәбез?

Семинарда катнашкан "Роспотребнадзор" идарәсенең Кукмара районындагы җитәкчесе Ринат Сабирҗанов төп игътибарны халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләләренә юнәлтте.

-Су - тереклек чыганагы. Шуның өчен авыл халкының нинди су эчүе җирлек башлыкларын битараф калдырмаска тиеш. Бүгенге көндә Югары һәм Түбән Казакларда суның катылыгы тиешле нормалардан бик күпкә артып китә. Шулай ук Тырыш, Каенлык, Югары Күзмисләр, Югары Шөн, Байлангар җирлегендә яшәүчеләрнең файдалана торган сулары да бер дә сыйфатлы түгел, - ди ул. - Район буенча су чыганакларының 44 проценты санитар таләпләргә туры килми. Су сважиналарының өсләре тулысынча ябылган, баскычлар куелган һәм ул киселгән, су башнялары территориясе койма белән әйләндереп алынган булырга тиеш. Яңгыр, кар сулары, җир астына китеп, эчә орган суны яраксыз хәлгә китермәсен өчен тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәү зарур.

Райондагы барлык су башнялары да тиздән "ВодоТехноСервис" җәмгыяте карамагына күчереләчәк. Җәмгыять директоры Наил Гыймадиев сүзләренә караганда, барлык җирлекләрдә дә скважина урнашкан җир рәсмиләштерелергә, яктылык белән тәэмин ителергә тиеш, шулай ук 30 көнлек язмасы булган видеокүзәтү җайланмасы урнаштыру мөһим. "Биеклеге ике метрдан да ким булмаган коймага чәнечкеле тимерчыбыклар да куярга кирәк. Без бары тик тиешле таләпләргә туры китерелгән су башняларын гына үзебезнең карамакка кабул итеп алачакбыз", - диде Наил Гыймадиев.

Чүплек - чүп мәсьәлә түгел

Чүп-чар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен бер бәла инде ул. Ярый да шәһәр һәм поселокта яшәүчеләр өчен махсус чүп контейнерлары куела. Ә менә авыл халкына нишләргә? Яндырырга, су буена ташларга, капка төбенә, тыкрыкка өеп куярга ярамый - шрафка тарталар. Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан, чүп җыю хәзер "Экосервис" җәмгыяте белән килешү нигезендә башкарылачак.

-Республикада 50 рәсми чүп полигоны, 800 чүплек бар. Районда исә чүплекләрнең саны 50гә якын. Безнең максат: бердәм рәвештә әлеге чүплекләрне бетерү. Чөнки сентябрь аенда каты көнкүреш чүпләреннән котылу өчен төбәкара оператор системасы гамәлгә кертелә. Барысы да тикшереп, һәр чүплек контрольдә тотылачак. Шуның өчен безгә тиз арада барлык килешүләрне төзеп, бердәм база ясап, чүп чыгару механизмын көйләп бетерергә кирәк, - ди "Экосервис" җәмгыяте җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов. - Чүпләрне җыеп алу өчен һәр авылга техника куелачак, әлеге хезмәткә һәр кеше үзе түләргә тиеш була.

Семинарга нәтиҗә ясаган район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин сорауларга җаваплар бирде, җирлек башлыкларын бер яңалыктан да читтә калмаска, һәр йөкләнгән бурычны оператив рәвештә башкарырга чакырды, "Стратегия - 2030" социаль-икътисадый үсеш программасы кысаларында җирлекләрнең стратегиясен эшләү мөһимлегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев