Чисталык чүп савытыннан башлана
Санитар чисталык һәм экология икеайлыгы кысаларында газета укучылар белән турыдан-туры элемтә үткәргән идек. Сораулар чисталыкка гына кагылмады. Газета укучыларыбызның күңелен борчыган башка мәсьәләләр дә бар икән. Иң беренче булып безгә Кукмараның Вахитов тыкрыгы, 9нчы йортның йорт комитеты рәисе Солтангали абый Якупов шалтыратты. "Моннан берничә ел элек йортыбызга капиталь ремонт ясаганнар...
Санитар чисталык һәм экология икеайлыгы кысаларында газета укучылар белән турыдан-туры элемтә үткәргән идек. Сораулар чисталыкка гына кагылмады. Газета укучыларыбызның күңелен борчыган башка мәсьәләләр дә бар икән. Иң беренче булып безгә Кукмараның Вахитов тыкрыгы, 9нчы йортның йорт комитеты рәисе Солтангали абый Якупов шалтыратты. "Моннан берничә ел элек йортыбызга капиталь ремонт ясаганнар иде. Әмма күп эшләр эшләнелмичә калды. Телефон аша гына сөйләп бетерә алмыйм. Аерым бер килеп күреп китегез әле", - диде ул.
Баш мөхәррир белән киңәшләштек, Солтангали абый. Май бәйрәмнәреннән соң очрашырбыз.
-Без поселокның Коммунальный урамы, 23 йортта яшибез. Бабаем тыл ветераны, мин дә 80нче яшем белән барам. Берничә ел элек күршебездәге 34нче йортка торак-коммуналь хуҗалыгы белән поселок башкарма комитеты су керттергән иде. 21нче белән 23нче йорт арасы йөрерлек түгел, без, олы яшьтәгеләр өчен бигрәк тә авыр. Кибеткә дә барасы бар, башка йомышлар да булгалап тора. Урамыбыз әвәлге, патша заманында салынган, диләр. Үзара салымны без үзебезнең урамны рәтләтер өчен генә түли алмыйбызмы? Моңа кадәр беркая да мөрәҗәгать иткәнем булмады. Бакыйлыкка күчкәнче уңайлырак юл күрәсе иде. Мөршидә Мөхәммәдиева.
Мөршидә апа белән сөйләшкәннән соң, алар урамына барып, урам юлын үз күзем белән күреп кайттым. Кукмара үзәгендә урнашса да, тыныч, аулак урын икән. Иң беренче булып, патша заманында юлны сала белгәннәр икән дигән уй килде: нык, ватылмаган. Дөрестән дә, ул әйткән өйләр каршысындагы юл өлеше начар, кызыл, үзле балчык. Әмма Мөршидә апа үпкәли күрмәсен, Кукмараның яңа урамнары белән чагыштырырлык түгел - машина белән йөрерлек әле. Җәяүлеләр өчен "кәҗә сукмагы" да салынган. Урамда йөргәндә кайбер өйләрнең капка төбендәге еллар дәвамында җыештырылмаган чүп-чар да күзгә ташланды. Урамның бер өлешендә исә, гомумән, "гасыр" чүплеге. Бу урын кешегә бирелгән җир кишәрлегенә ошамаган: бергәләшеп чыгып аны җыештырып, эскәмияләр ясап куйсалар, агачлар утыртсалар, урам халкы өчен ял итәрлек, балалар чыгып уйнарлык бер урын булыр иде. Коммунальный урамы буенча сорауны ачыклау йөзеннән район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллинга мөрәҗәгать иттек. "Башкарма комитет каршында төзелгән махсус комиссия поселок урамнарын карап, нинди кимчелекләр барлыгын ачыклап йөри. Шуннан чыгып, үзара салым акчасын кайсы урамнарга бүлергә икәнлеген ачыклыйбыз. Торышы бик начар булган урамнарны махсус программаларга кертергә тырышабыз", - диде ул.
-Урамда учак ягу, чүп яндыру тыела, диләр. Әмма Кукмараның Гафиятуллин урамындагы яңа йортларда яшәүчеләр бу таләпләрне үтәмиләр. Төтен исе өйгә үк үтеп керә. Зөлфия.
Дөрестән дә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, быелның 23 мартыннан республикада янгынга каршы катгый режим кертелде. Димәк, учак ягу бар җирдә дә тыела. Таләпләрне бозучы гражданнарга ике меңнән алып дүрт мең сумга, җитәкчеләргә унбиш мең сумнан утыз мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Районара янгын күзәтчелеге инспекторлары инде рейдларны башлап җибәрделәр.
-Газетагызның бер санында безнең Вахитов урамындагы 18нче йорт каршысын фоторәсем белән биргән идегез. Дөрестән дә, киртәләрне сүтеп алдылар, ә менә таш баганалары шул килеш калды. Бик ямьсез булып торалар. Сез әйткәнчә, агачлар арасында матур эскәмияләр куеп, ял итү урыны ясалса, әйбәт булыр иде. Аннан соң подъезд каршы ачык калды. Тиздән машиналарны өебезгә үк терәтеп куя башламагайлары. Гаражлар янына чүп түгү мәйданчыгы ясадылар. Шуны эшләгәндә үк мастерларына алай зур итеп ясамагыз, тәртип булмаячак, дигән идем - тыңламадылар. Хәзер кем иренми, шул теләсә каян чүп китереп ташлый. Фәтхия Абдуллина.
Чыннан да йорт каршындагы баганалар бик ямьсез булып тора икән, чүп контейнерлары капка белән ябылса да, андагы чүп-чар күренеп тора. Фәтхия апа, киләчәктә күп катлы йорт янындагы гаражларны алдырып, заманча бертөрле гаражлар салу күздә тотыла. Шул вакытта чүп контейнерлары да тәртип белән урнаштырылыр, дип ышанып калыйк.
-Күкшел авылындагы ферма яннары, зират асты, инеш буйлары чүпкә тулган. Аларны әзрәк игътибарга алып буладыр бит. Ничә ел шулай инде. Исемен әйтергә теләмәүче.
Узган ел газетабызда Күкшел авылындагы инеш буйлары тәртипкә китерелде, таш түшәлде, дип хәбәр иткән идек. Шуңа күрә, сорауның дөреслеген ачыкларга теләп, Күкшелдә яшәүче берничә кеше белән элемтәгә кердек. Әмма беркем дә авыл чүпкә тулды дигән сүзне расламады. "Элек бар җирне тал баскан, аңа капрон, полиэтиленнар ябыша иде, чистарттылар, таш түшәделәр, хәзер инеш буйлары ялт итеп тора, - диде Миннегөл Абдуллина. - Бүген генә инеш аша сөенә-сөенә чыктым. Кешенең ничек кулы күтәрелсен инде чүп атарга?!"
-Инеш буйларын тәртипләү өчен федераль программа нигезендә 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Бу эшне ике елда башкару планлаштырылган, быел да дәвам итәчәк, - ди Күкшел авыл җирлеге башлыгы Илһам Хәлиуллин. - Эшләнгән җирләрдә тулы тәртип. Ферма тирәсендә дә чүпләр күзгә ташланмый. Бездә чүп җыяр өчен техника юк, җирләр кипкәч, кеше үзе тау башындагы чүплеккә алып менә. Зират янында шәхси хуҗалыкларның бакчалары башлана. Салам, утын куелган, аларны алырга дип әйтелде. Быел кыш инешнең югары өлешендә чүп-чар атканнар иде, кем икәнен ачыкладык, җыештырып алдылар.
-Мәктәп участокларында җәйге практика ничә көн булырга тиеш? Бер әни кеше.
"Һәр мәктәпнең мәктәп яны участогы турында үз положениесе бар. Ул коллектив тарафыннан педагогик киңәшмәдә раслана, мәктәп директоры аны раслап кул куя", - дип җавап бирде әлеге сорауга район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Гаянова.
-Кукмараның "50 лет Победы" урамы, Әхмәт Юныс урамнарындагы тыкрыклар төзелеш материаллары белән тулган. Йөри торган түгел. Девятаев, Прокопьев урамнарында да халыкның бар әйберсе урамда. Тракторлар, ватык техникалар да бар. Ә хуҗалыкларның ишегаллары, бакчалары ялт иткән, бер чүп-чар юк. Исемен әйтергә теләмәүче бер ханым.
-Кайбер автобус тукталышларында чүп савытлары юк. Бүген дә үзәк дәваханә янында буклетлар өләшәләр иде. Кеше буклетны кулына алгач, әйләндереп карый-карый да, бөгәрләп җиргә ата. Зур Кукмараның Мәктәп тукталышында да шул ук хәл, юеш салфетка белән аяк киемен чистарталар да, тукталышның тишекләренә тыгып куялар. Авырмы икән ул чүп савыты ясап кую? Венера Алимова.
Алдан әйтеп киткәнемчә, урамнарны махсус комиссия карап, тикшереп йөри. Бу сорауларны да игътибарсыз калдырмаслар дип ышаныйк.
-Безнең Синерь авылында хуҗалыклар бик аз, пенсионерлар гына яши диярлек. Узган ел 5әр мең сум акча җыеп урамга вак таш салдырган идек. Сыйфаты начар булды, ахрысы, яңгырда юыла. Урамыбыздан тракторлар басуга эшкә йөри. Яз көне басудан кар суы да, канау булмаганлыктан, урамыбызга төшеп, юлны юа. Николай Гаврилов
Николай Игнатьевич, сезнең сорауны тиешле оешмаларга җиткерербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев