Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чабатага сорау зур, ди Кукмарада яшәүче Хәлим Гобәйдуллин

Газетада "Чабата үрә белүчене эзлим" дигән белдерү күргәч, аптырап киттем. Абау, чабаталы заманнар әллә кайда калды бит инде, туфли-ботинка кияргә ярамый микәнни, дим. Әнә шулай кызыксынуым таныштырды мине Хәлим Гобәйдуллин белән. Яше илледән узган, мәһабәт гәүдәле ир икән. -Бер таныш ирнең малае Германиядә яши, син күп йөрисең, табып җибәр әле...

Газетада "Чабата үрә белүчене эзлим" дигән белдерү күргәч, аптырап киттем. Абау, чабаталы заманнар әллә кайда калды бит инде, туфли-ботинка кияргә ярамый микәнни, дим. Әнә шулай кызыксынуым таныштырды мине Хәлим Гобәйдуллин белән. Яше илледән узган, мәһабәт гәүдәле ир икән.

-Бер таныш ирнең малае Германиядә яши, син күп йөрисең, табып җибәр әле дип, сораган иде. Авыллардан бик озак эзләргә туры килде: юк кына бит! Белдерү биргәннән соң да чылтыратучы булмады, -дип җавап бирде ул сораштыруыма каршы.

Әңгәмәдәшем, ниһаять, Балтач районындагы бер авылдан иске чабата таба алган, тик иске әйберләр белән кызыксынуы җиңеп, аны үзендә калдырган: Самавыр, патефон, керәчин лампалары һәм башкалардан торган коллекциясе дә бар икән.

-Кайберләрен сатам, тик моның белән күп акча эшләп булмый, билгеле,- дип елмая ул. - Җәмгыятьтә хәзер ата-бабаларыбыз кулланган көнкүреш әйберләренең кадере арта бара. Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә үткән "Казан ярминкәсе"ндә катнашкан идем. Самавырларым янына килеп, фотога төшүчеләр булды хәтта. Шул исәптән журналистлар да. Менә шул ярминкәдә сатуга сувенир чабаталар куелган иде, дүрт-биш сантиметр булыр зурлыгы. 150 сумнан кырылып алып бетерде аларны халык. Бәхеткә каршы, зур чабаталар үреп сатучыны да шунда очраттым. Карт түгел, яше белән миннән кечерәктер ул ир. Рус милләтеннән үзе. 650 сумнан алдым бер пар чабатасын. Бу эшкә кемнән өйрәнеп калгандыр, анысын сорашмадым. Элемтәдә булырга сүз куештык.

Чабатага сорау күп, ди, хәзер. Сәнгать ияләре спектакльләр, төрле тамашалар кую өчен сатып алырга теләсәләр, күп кенә кешеләр, бигрәк тә бай йортларда торучылар, өй эчләренә элеп куюны хуп күрәләр икән. Дөрестән дә, йортларны иске стильдә бизәү модага керде бит.

-Миңа Себердә яшәп эшләргә туры килде,-дип сөйләвен дәвам итә райондашым. - Бер эшмәкәр дустымның ике мунчасы бар. Берсен элеккеге көнкүреш әйберләре белән "бизәгән. Юынырга килгән кешеләр, үткән заманнар атмосферасына "чумып", ял итеп китәләр. Мунчага чабата киеп керү традициясен булдырганнар: файдалы, экологик чиста аяк киеме бит. Әлеге дустым шулай ук миннән чабаталар табуымны үтенде.

Тик менә онытылып, тарихта калып бара шул чабата үрү һөнәре. Бер карасаң, хәзер аның кирәге дә юк кебек. Михнәтле еллар истәлеге булып, музейларда сакланса, бик җиткән, дип уйлыйм кайчак. Әти-әниемнең кышкы зәмһәрир салкыннарда да, язгы кар сулары акканда да, аякларын туңдырып, юкә чабатадан йөргәннәрен сөйләгәннәре исемә төшә дә, күзләрем ачы яшь белән тула. Икенче яктан караганда, чабата үрү - ничарадан бичара уйлап чыгарылган һөнәр генә түгел, сәнгатьнең бер төре бит ул. Ә сәнгать яшәргә хаклы.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев