Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәмгә – бүләк

Бәйрәм алдыннан Лубян авылында яшәүче Люция Нуреевага "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең истәлек бүләкләре тапшырылды. "ТАТМЕДИА" карамагындагы газета-журналларга иң күп язылучылар арасында "Подписка өчен айпад" акциясе үткәрү матур традициягә кереп бара. Быел да конкурс шартлары буенча кимендә өч газета-журналга язылып, аларның квитанцияләрен Казанга юллаучылар арасында айпад, цифрлы фотоаппаратлар, 15 комплект КУКМАРА савыт-сабалары...

Бәйрәм алдыннан Лубян авылында яшәүче Люция Нуреевага "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең истәлек бүләкләре тапшырылды.

"ТАТМЕДИА" карамагындагы газета-журналларга иң күп язылучылар арасында "Подписка өчен айпад" акциясе үткәрү матур традициягә кереп бара. Быел да конкурс шартлары буенча кимендә өч газета-журналга язылып, аларның квитанцияләрен Казанга юллаучылар арасында айпад, цифрлы фотоаппаратлар, 15 комплект КУКМАРА савыт-сабалары уйнатылды. Лотерея уены нәтиҗәләре буенча айпад Апас районына китте.

Безнең районнан вакытлы матбугатка иң зур суммага Люция язылган булып чыкты. Шуны да искәртик, бүләкләнүчеләр исемлегендә Люция өч ел рәттән бар инде.

-Әйе, өебезгә барлыгы 12 төрдәге газета-журнал алдырабыз, - диде ул бүләкләрне алырга килгәч. -Барлыгы якынча 7 мең сумлык матбугатка язылган идек, шуның 6048 сумы - "ТАТМЕДИА" карамагындагы газета-журналлар. Мин үзем Мәмәшир авылында туып-үстем, кечкенәдән китаплар, газета-журналларны яратып укыйм. Хат ташучы почта тартмасына газеталар салып китүгә, гаиләбез белән район, республика яңалыклары белән таныша башлыйбыз. Лубян мәктәбендә 40 елга якын балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән әниебез Срур Ибраһимова кулына иң беренче район газетасын ала. Иптәшем Илдар да "Хезмәт даны"н гына укый дисәм дә дөрес булыр. Мин дә һәр җөмләсенә кадәр танышып барам. "Гаилә һәм мәктәп", "Салават күпере" журналларында, район газетасында чыккан язмаларны-рәсемнәрне мәктәптә укучы улыбыз белән өй эше эшләгәндә дә кулланабыз. Бәйрәм алдыннан миңа күңелле сюрприз ясаганыгыз өчен рәхмәт, киләчәктә дә бергә булырга язсын.

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте алга таба да үз абунәчеләре арасында әлеге акцияне дәвам итәчәк. Вакытлы матбугатка язылып, берьюлы ике куянның койрыгын тотарга була- ярты ел дәвамында өегезгә яраткан газета-журналлар килеп торса, призлар уйнатуда да үз бәхетегезне сынап карарга мөмкин.

Призларны уйнату мизгеле тулаем видеога яздырылды, аның белән www. Tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев