Бәхетле кеше
Минсур Габделнур улы Хисмәтуллин металл савыт-сабалар заводында коючы булып сигезенче елын эшли. Хатыны Зөлфия ханым белән өч бала үстерә алар.
Минсурны эшендә дә бик хөрмәт итәләр: хезмәт алдынгысы булу белән беррәттән, заводта үткәрелгән күптөрле спорт чараларында да актив катнаша, бигрәк тә өстәл теннисы, волейбол ярышларында көч сынашырга ярата ул.
"Бәхет ул - иртән эшкә барасы, кичен өйгә кайтасы килү", - дигән сүзләр нәкъ менә Минсур турында әйтелгән сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев