Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең шахтабыз - Кукмарада, диләр Киндеркүл авылында яшәүче Әхмәтгалиевлар

Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, аңлап, күп еллар гаилә нигезен таратмыйча яшәгән парларга карап сокланмый мөмкин түгел. Киндеркүл авылында илле биш ел бергә, иңне иңгә куеп гомер кичерүче Халисә һәм Нургали Әхмәтгалиевлар гаиләсеннән дә бары тик җылы кичерешләр белән кайттык. Халисә апа да, Нургали абый да сугыш чоры балалары, аларга тормыш...

Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, аңлап, күп еллар гаилә нигезен таратмыйча яшәгән парларга карап сокланмый мөмкин түгел. Киндеркүл авылында илле биш ел бергә, иңне иңгә куеп гомер кичерүче Халисә һәм Нургали Әхмәтгалиевлар гаиләсеннән дә бары тик җылы кичерешләр белән кайттык.

Халисә апа да, Нургали абый да сугыш чоры балалары, аларга тормыш авырлыкларын үз иңнәрендә күтәрергә, үз күңелләре аша үткәрергә туры килә, әмма кулы эш белгән, йөрәкләрендә кыюлык ярылып яткан яшьләрне мондый сынаулар да сындыра алмый. Шигырьләрдә сөйләнгәнчә дусларына - дан, күршеләргә үрнәк гаилә булып яшиләр алар.

Халисә апа тумышы белән Кенәбаш авылы кызы. Җиде балалы ишле гаиләдә дөньяга килсә дә, бүгенге көндә бертуганнары арасында үзе генә калган ул.

-Олы абый армиягә киткән вакытта әни авырлы булган. Ул сугыш кырыннан: "Монда гомер бер көнлек, кыз туса, Халисә дип исем кушарсыз", - дип хат язып салган. Мәрхүмкәйләр - ике абыема да яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булмады, - ди Халисә апа.

Ачлы-туклы яшәп, алабута ипие, өшегән бәрәңге ашап көн күргән чакларын да искә алды. Ул вакытлар онытыламыни соң?! Алтынчы сыйныфны бетергәч, ябык гәүдәләренә чиләк-көянтә асып, Кукмарага җәяүләп йомырка, җиләк сатарга йөргән чаклары да күңелендә әле. Сигезенче сыйныфны да төгәлләргә мөмкинлек булмый, фермага эшкә төшә ул, сыер савучы булып эшли башлый. Нәкъ менә шунда хезмәт куйганда гомерлек юлдашы Киндеркүл авылы егете Нургали белән таныша да инде. Райтопта эшләүче егетне әлеге хуҗалыкка бәрәңге алырга эшкә җибәргән булалар.

Танышу вакыйгасына килеп җиткәч Халисә апа:

-Туктагыз, бу турыда үзем сөйлим әле, - диде. - Нургали бик билгеле, күренекле егет иде. Мотоциклда йөрде, ул вакытта велосипед да бөтен кешедә дә юк чак. Тимер атына утыра да, төрле сәбәпләр табып, фермага еш төшә иде. Элек кыз урлау йоласы булгач, кич белән әни уенлыкка чыгармады, мин дә шук булдым, абыйның хатынының ярдәме белән тәрәзәдән качып чыгып китә идем. Җиңги белән алты ел дус-тату яшәдек. Алар белән үткән гомер миңа гаилә көенә өйрәнергә зур тәҗрибә булды.

Нургали абый Халисә апаның гына түгел, өйләнешкәнче үк аның әти-әнисенең дә күңелен яулый алган.

-Элек кыз йортына кереп йөрү юк иде, әмма ничек туры килгәндер - абый беләнме, белмим - Нургали безнең өйгә керде. Ягарга утын булмаганлыктан, тәрәзәләр парланып, тупсасына су җыелган булган. Ул шуны кулы белән сөртеп, карап йөри икән, моны күзәткән әти аны бик ошатып: "Булдыра торган егет бу", - дип югары бәя бирде, - диде Халисә апа.

Шулай бер-ике ел очрашып йөргәннән соң, мотоциклына утыртып кызны алып кайтып та китә егет. Нургалинең әнисе, әнисенең апасы, сеңлесе булган йортка килен булып төшә Халисә. Әтисе, чыннан да, ялгышмый, бик булдыклы егет була Нургали абый. Егерме дүрт яшендә инде аның ике катлы йорты авылны бизәп тора. "Шундый йорт бер безнеке генә иде" - ди Халисә апа. - Әти бездә кунакта булып кайтканнан соң әнигә: "Алар бөтенләй икенче төрле яшиләр. Анда безнең кыз кичләрен алты лампа гына яндыра!", - дип шаккатып сөйләгән, чөнки юклык вакыты бит, бөтен кеше дә иркенләп ут та кабыза алмады.

Нургали абый исә тумышы белән Пенәгәр авылыннан икән. Әтисе яу кырында ятып калганнан соң, әнисе белән Киндеркүл авылына төп йортка кайтып төпләнәләр. Яшьли әтисез калган егет-малайга, бик иртә өлкәнәергә туры килә. Әмма ул югалып калмый, тормыш дилбегәсенә ныклап тотына.

-Бишенче сыйныфны тәмамлаганнан соң әни: "Укыйсың киләме, әллә эшлисеңме?" - диде. Һәм мине үзе янына загатзернога урнаштырды, - дип искә ала Нургали абый балачагын. - Ат белән ашлык киптергечкә күмер ташыдым һәм башка шундый эшләрне башкардым. Ат җигәргә буй җитмәгәч, ат караучы Басыйр абый булыша иде.

Кулына паспорт алганнан соң, ул промкомбинатка эшкә урнаша, шунда балта эшенә өйрәнә. Әлеге һөнәр аны гомере буе эшле дә, ашлы да итә. Хуҗалык эшеннән соң өенә кайткач та тик тормый. Өстәл, урындык, караватлар ясый. Халисә апа да иренә бик теләп ярдәм итә. Кайбер көннәрдә төн йокламыйча кабат эшкә чыгып киткән көннәре дә була. Күрше-тирә авылларда да балта остасының абруе зур була. Ул ясаган йорт җиһазлары күп кешеләргә файдалы хезмәт итә. Әле абзар тутырып мал, йөзәр баш кош-кортын да асрыйлар. Кырык ел умарта да тота. Олы уллары армиядән кайтканнан соң: "Апа, монда аяк басар урын да юк, бөтен ишегалды тулы чебеш", - дип, Яр Чаллы шәһәрендәге бертуганына хат яза.

-Эшләдем дә эшләдем, башкалар читкә китеп шахталарда бәхет эзләсәләр, минем шахтам биредә булды. Төзелешләр күп иде, шуңа күрә кул кушырып утырырлык булмады, - ди Нургали абый.

Халисә апа бирегә килгәч тә яраткан эшен дәвам итә. Башта фермада сыер сава, аннары ферма мөдире булып эшли. Хезмәттәшләре әле дә якын итәләр аны.

-Нинди генә эшкә тотынсам да, Нургалидән сорамыйча эшләмәдем, кайнанам шушы гамәлем өчен дә бик ярата иде, "безнең Халисә" дип кенә йөрттеләр. Ә Нургали миннән башка өстәл янына утырып ашамады, - ди Халисә апа.

Зур гаилә булып, бик матур яшиләр алар. Биш балага гомер бирәләр, әмма өч улларының гына гомерләре озын булмый. Бүгенге көндә олы кызлары Рашидә Яр Чаллы шәһәрендә, ә Рәмзия төп нигездән ерак түгел Киндеркүл авылында үз гаиләсе белән гомер кичерә. Әби белән бабай икесе генә тормыш көтсәләр дә, балалар, киленнәр, оныклар күңелсезләнергә ирек бирмиләр аларга, көн дә кереп хәлләрен беләләр, ә бәйрәмнәрдә барысы бергә төп йортка җыелалар.

-Матур яшәдек, гомеребез заяга үтмәде. Кеше алдында да йөзебез кызарырлык булмады, - дип шөкер итәләр өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев