Без үлмәдек, исән (репрессия корбаннарына багышлана)
Тәкәнеш районының Югары Тәкәнеш авылында яшәгән бабам Васыйл белән Фатыйма әбием дүрт кыз, өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Барысы да динле-укымышлы булып үскәннәр. Минем әни дә, аның сеңлесе Разия апа да Дусай, Кенәбаш авылларының абруйлы абыстайлары иде. Репрессия җилләре бабам гаиләсенә дә кагылган. Аларның йорты ике катлы иде: асты таштан, өсте...
Тәкәнеш районының Югары Тәкәнеш авылында яшәгән бабам Васыйл белән Фатыйма әбием дүрт кыз, өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Барысы да динле-укымышлы булып үскәннәр. Минем әни дә, аның сеңлесе Разия апа да Дусай, Кенәбаш авылларының абруйлы абыстайлары иде. Репрессия җилләре бабам гаиләсенә дә кагылган. Аларның йорты ике катлы иде: асты таштан, өсте агачтан. Бервакыт гаилә аскы катта чәй эчеп утырганда, түшәмнән балчык коелган кебек тоела. Фатыйма әби чыкса, шакката: ике адәм көпә-көндез морҗаны сүтеп яталар икән. Әби кыю була: "Хәерчеләр, инде морҗага тотындыгызмыни?" - дип сөрән сала. Тегеләргә шул гына кирәк: ярлылар комитетына җиткерәләр. Шулай итеп, бабай авылдан куылырга тиешле урта хәлле гаиләләр исемлегенә кертелә. Шул кичне Тәкәнеш милиция бүлеге җитәкчесе, бабайга хөрмәт йөзеннән, ышанычлы кеше аша хәбәр җибәрә. Фатыйма абыстайны берничә айга авылдан ераккарак качырып тотыгыз, бүген төнлә аны кулга алырга кушылган, дип. Бабай әбине шунда ук Хасановка авылына озата, шуңа әби исән кала.
Клубка халыкны җыеп, авылдан куылырга тиешле кешеләрнең исемлеген укыйлар. Куаргамы, калдырыргамы - һәркемнең язмышын халык хәл итәргә тиеш була. Бер ярлы крестьян сүз алып, Васыйл абыйны җибәрмибез, ул безгә он биреп тора, дип бабайны коткарып кала (бабай тегермән тоткан).
Бабайның ике энесе Мамадышта кибет ачкан булалар. Берсе - буяулар, икенчесе хатын-кызларга бизәнү әйберләре саткан. Кара исемлеккә эләгеп, алар мал вагоннарында Магнитогорскига сөргенгә озатылалар. Өч һәм дүрт малай үстерүче, бик эшчән, тырыш гаиләләр була бу. Юлда бару тәмуг газапларына тиң булган. Тынчу, ашарга юк, бәдрәф - вагон почмагында, ә состав станцияләрдә бары тик мәетләрне төшереп калдыру өчен генә туктап ала. Барып җиткәнче кешеләрнең яртысыннан күбрәге якты дөнья белән хушлаша. Килеп җитәләр, чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган ачык кыр, овчаркалар белән көчле сакчылар... Безнекеләр шунда ук эшкә тотыналар: землянка казып, тимер мичләр ясап, җылы куыш булдыралар, ничек тә яшәргә тырышалар.
Халыкны Магнитогорск шәһәренә завод-фабрикалар төзелешенә куалар. Хезмәт хакы ачтан үлмәслек кенә була. Безнекеләр заводта үз эшләрен җиренә җиткереп, яхшы сыйфатлы итеп башкаралар, шуңа күрә җитәкчеләрнең аларга карата карашы үзгәрә: яхшырак түләүле эшләр һәм вазыйфалар тәкъдим итәләр. Аларны укытып, кирәкле белгечләр әзерләү турында кайгырталар. Малайлар үсеп җитеп, югары белемгә ия булып, кайсы - завод, кайсы фабрика директоры, берничәсе шәһәр, район идарәсендә зур җитәкчеләр булып эшли башлыйлар. Шуларның берсе - завод директоры, Дусайга кайтып, Рәҗәп җизни белән бергә Югары Тәкәнешкә, элек ярлылар комитеты рәисе булган кешенең өенә бара. Өйнең тәрәзәләренә машина фарасын юнәлтеп, берничә минут буе сигнал биреп тора.Тавышка бөкрәйгән, таякка таянган хуҗа чыга, шактый халык җыела. Директор туганыбыз, хуҗа янына барып:
-Син безне айгырың белән таптый-таптый авылдан куган идең. Без үлмәдек, Аллага шөкер, исән. Ә менә синең инде бер аягың гүрдә, кабахәт! -дип йөзенә төкерә дә, машинасына утырып китеп бара. Әтисенең васыятен үти алганлыгына, бурычын өстеннән төшергәненә куана ул.
Сүз уңаеннан: Язмамда искә алынган туганнарымның күбесе бакыйлыкка күчтеләр, урыннары җәннәттә булсын.
Вакыйф ФӘЙЗРАХМАНОВ, Ятмас Дусай авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев