Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без – ачлык белән сыналган буын

Мин - сугыш чоры баласы. Әти сугышка киткәч, 1941 елның көзендә дөньяга килгәнмен. Сугыш еллары турында китаплардан укып, кинолардан күреп, әти-бабайларның сөйләвеннән ишетеп кенә беләм. Ә аннан соңгы елларда күргәннәрне бер дә онытмыйм, алар һәрвакыт истә, күз алдымда. Чөнки ул еллар балачагыма - кеше гомеренең иң матур чорына туры килде....

Мин - сугыш чоры баласы. Әти сугышка киткәч, 1941 елның көзендә дөньяга килгәнмен. Сугыш еллары турында китаплардан укып, кинолардан күреп, әти-бабайларның сөйләвеннән ишетеп кенә беләм. Ә аннан соңгы елларда күргәннәрне бер дә онытмыйм, алар һәрвакыт истә, күз алдымда. Чөнки ул еллар балачагыма - кеше гомеренең иң матур чорына туры килде. Сугыш чоры балалары яу кырында дошман белән көрәшмәделәр, ләкин алар Гитлер җибәргән ачлык газабы белән бөтен көчләренә, җан-фәрманга "сугыштылар". Ачлык дошманнан да явызрак, дошманны сугышта җиңә аласың яки аннан качып котылырга мөмкин, ә ачлыктан качып котыла алмыйсың.

Яз көне кар эреп, яшел үләннәр чыга башлауга, без басуга, болыннарга китә идек. Кар астыннан күренә башлаган акбаш, кәҗә сакалын, соңрак ат кузгалагын, балтырган, әче какыны учлап ашадык. Әче какыны арыш араларыннан, үзәннәрдән зур киндер капчыкларга җыя идек. Аны өйгә алып кайтып, баскыч төбенә утырып, бөтен гаилә белән бергә ашадык. Ач карын бу үлән белән тулгач, ачлык чигенеп торган кебек була иде. Менә кычыткан күренә башлый, аннан әни кычыткан ашы пешерә. Әлеге шулпа исеннән генә дә рәхәт булып китә.

Июль башларында җиләкләр күренә башлый, аны таш-бөре вакытында ук ашый башлыйбыз.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев