Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгеч бәрәңге авырулары белән көрәшү чаралары турында аңлатма бирә

Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларның күбесе бәрәңгедән мул уңыш ала алмый. Икенче икмәккә элегрәк төрле авырулар, корткычлар зыян салса, тикшеренүләрдән күренгәнчә, хәзер күпчелек бакчалар тагын да хәтәррәк корткыч - нематода белән зарарланган. Аның белән ничек көрәшү турында газетабызның 2 август санында язып чыккан идек инде. Бу корткычка фитофтороз, ризоктониоз, парша, альтернариоз...

Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларның күбесе бәрәңгедән мул уңыш ала алмый. Икенче икмәккә элегрәк төрле авырулар, корткычлар зыян салса, тикшеренүләрдән күренгәнчә, хәзер күпчелек бакчалар тагын да хәтәррәк корткыч - нематода белән зарарланган. Аның белән ничек көрәшү турында газетабызның 2 август санында язып чыккан идек инде. Бу корткычка фитофтороз, ризоктониоз, парша, альтернариоз кебек авыруларны да өстәсәк, бәрәңге үстерүнең никадәр көч таләп иткәнен күзаллап була. Ләкин, төшенкелеккә бирелеп, кул селтәргә ярамый. Һәр казаның үз дәвасы бар.


Узган сезонда коры, эссе һава шартларында альтернариоз, су сипкән участокларда "черная ножка" (бәрәңге сабаклары тамырдан өзелеп, тартылып чыга, яфраклары куырылып тора. Авт.) авырулары зыян китерде. Шулай ук каты корт (проволочник) та күп бакчаларны басты."Алда кыш торса да, белеп тору зарар булмас, бу авырулар белән ничек көрәшергә, алдан нинди чаралар куллану кулай?" - дип "Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторлары Рифкать Галимуллин, Мөдәррис Фәттаховларның фикерләре белән кызыксындык.


-Беренче чиратта бәрәңгене иртә язда ук һава температурасы 0 градустан югары булган вакытта, якты урында яровойлаштырырга кирәк, -диделәр алар. -Утырту алдыннан бәрәңгене шәхси хуҗалыкларда "Престиж" химик препараты белән эшкәртергә мөмкин, яхшы нәтиҗә биргәнлектән аны куллану кулай. Без соңгы елларда бакчаларда химикатлар белән күп эшлибез. Ләкин бөтен кеше дә эшкәртү тәртибен белми. Агу - дару түгел, үз сәламәтлегебезне сакларга кирәк. Химикатлар белән эшләгәндә махсус киемнәр, респиратор турында онытмыйк. Күпләр колорадо коңгызына каршы агу сиптергәч, корткычлар коелып калмаса: "Бу начар химикат икән", -дияргә ашыга һәм янә дозаны 2-3 тапкыр арттырып эшкәртә. Әмма болай эшләргә һич тә ярамый. Химикат таралып бетмичә безнең организмга ризык белән кереп, күп зыян салырга мөмкин. Соңгы елларда куркыныч чирләр белән авыручылар саны артуга без шулай итеп тә үзебездән зур өлеш кертәбез. Хәзер базарларда, кибетләрдә күп төрле химикатлар сатыла. Аларны алганда иң элек бу агуның шәхси хуҗалыкларга яраклылыгына игътибар итәргә кирәк. Үзеңә зыян салмыйча, бәрәңге үсү чорында 100 квадрат метрга куллану исәбеннән 100 грамм бакыр сульфаты белән 100 грамм известьне 10 литр суда эретеп сибү авыруларга каршы яхшы нәтиҗә бирә.

Каты корт күбрәк кызыл балчыклы дымлы туфракта үрчи. Алар сарут, актамыр кебек чүп үләне каплаган әче турфакны ярата. Бакча уңышына гаять зур зыян китерүче бу җир асты "пиратлары" белән даими көрәшеп торырга кирәк. Суыклар башланыр алдыннан бакчаны сукалау аларны күпләп юк итә. Әче туфракны известь белән эшкәртү таләп ителә, агач көленең дә файдасы бар. Язын бәрәңге утырту алдыннан участокта туфракка 5-15 см. тирәнлектә кисек бәрәңге, кишер, чөгендер, теләсә нинди түп (жмых) кебек алдавычлар күмеп кую да нәтиҗәле. Аларны кармак җебе белән бәйләп, икенче башына таякчыклар беркетәсең, өч-дүрт көннән тартып аласың һәм алдавычка кайнар су сибеп кортларны юкка чыгарасың. Каты урыннарын кисеп, алдавычны яңадан да файдаланып була. Бәрәңге рәтләре арасына махсус кукуруз, тары, бодай, арпа, салат чәчәргә дә киңәш ителә. Үсентеләр тамырына әлеге корт җыелгач, личинкаларны балчыгы белән казып алып, юкка чыгарырга мөмкин. Шыртлавык яңа чабып ташланган чүп үлән, салам, печән өеме астына җыелып күкәй салучан. Тәҗрибәле бакчачылар түтәлләргә махсус шундый өемнәр ясап, бөҗәкләрне юкка чыгара. Каты корт борчак, фасоль үскән кишәрлекләрне дә әйләнеп узучан. Көрәшне химия җилкәсенә салырга уйласагыз, "Базудин" препараты нәтиҗәле. Аммиак селитрасы, аммоний сульфаты (20-30 г/м2) ашламаларын да кулланырга кирәк. Корткычларга каршы көрәшне күршеләрегез белән бергәләшеп берничә ел дәвамында алып барсагыз, каты корттан котылырга мөмкин.


Бәрәңгенең зыян күрмәгәнен, яхшы сортлысын утыртырга омтылырга кирәк.
Әгәр сораулар булса редакциягә мөрәҗәгать итегез, без җавап бирергә әзер.

Җавапларны Лилия НУРГАЛИЕВА язып алды.

фото: http://sad-polisad.ru/publ/kartofel/zabolevanija_kartofelja/parsha/63-1-0-115

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев