Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белем корабының капитаны

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына "Мин яшим" дип дөньяга аваз салган кебек, кай арада аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Артка борылып караган саен гомер юллары, истәлекләре белән күз алдына килә. Һәркем эш-гамәлләре белән үз исемен акларга, гомер елларын барлаганда горурлык...

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына "Мин яшим" дип дөньяга аваз салган кебек, кай арада аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Артка борылып караган саен гомер юллары, истәлекләре белән күз алдына килә. Һәркем эш-гамәлләре белән үз исемен акларга, гомер елларын барлаганда горурлык хисе тоярга тиеш. Бу сүзләр Мәчкәрә урта мәктәбе директоры Марсель Һадиевка карата әйтелгән кебек. Шушы көннәрдә ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кукмара поселогында дөньяга килеп, урта мәктәпне һәм Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, ул 1979 елда Иске Оча мәктәбендә химия-биология укытучысы буларак эшли башлый. Ике елдан язмыш җилләре аны безнең мәктәпкә китерә. Шул вакыттан бирле ул гомеренең иң көчле елларын, куәтен балалар бәхете өчен бирде. Марсель Васыйл улы -намуслы һәм тырыш хезмәте, сабырлыгы һәм гаделлеге белән укучылары, авыл халкы, хезмәттәшләре алдында зур абруй казанган хөрмәтле укытучы. Аның шәкертләре бүген илебезнең төрле почмакларында хезмәт куялар. Мәктәп диварлары директорыбызның күпьеллык хезмәт җимешләрен - укучыларның уңышларын үзенә сыйдырган: мәктәпне медальгә тәмамлаучылар да, республика бәйгеләрендә җиңүчеләр дә бар. Моның нигезендә җитәкченең белем-тәҗрибәсе, фидакарь хезмәте, ә иң мөһиме - мәктәп коллективын бергә туплый алуы ята. Яхшы укытучы булу өчен һөнәри белем генә җитми, балаларны ярату, эшеңә күңел җылыңны бирү кирәк. Директорыбыз - әнә шундыйлардан.

Гомумкешелек һәм педагогик кыйммәтләргә ия булган мөхтәрәм Марсель Васыйл улына без, хезмәттәшләре, зур ихтирам белән, сокланып карыйбыз. Коллектив ирешкән уңышларның барысы - абруйлы җитәкче, оста оештыручы булуының күркәм күрсәткече.

Юбилярны район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, коллективыбыз, ата-аналар, укучылар исеменнән ихлас котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, олы йөрәкле булганы өчен аны хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Киләчәк тормышының муллыкта, бәхеткә уралып, һәр яңа көнгә сөенеп үтүен телибез.

Хезмәткәрләр күңелендә сезгә

Бары хөрмәт, рәхмәт хисләребез.

Гомерегезнең заяга узмаганын

Әйтеп тора матур эшләрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев