Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бар ул Әбүзәр кебекләр

Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча төшерелгән сериалны карагач, Әбүзәрнең олы йөрәкле, профессиональ табиб булуына сокланмаган кеше калмагандыр. Күпләр хәзерге табиб-табибәләребез дә аңа охшасалар иде, дип хыялланды. Бар икән Гиппократ антына тугры булып яшәүче табиблар. Шуларның берсе белән, 90 яшьлек әниебез егылып, бик нык авырып киткәч очрашырга туры килде. Әниебез...

Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча төшерелгән сериалны карагач, Әбүзәрнең олы йөрәкле, профессиональ табиб булуына сокланмаган кеше калмагандыр. Күпләр хәзерге табиб-табибәләребез дә аңа охшасалар иде, дип хыялланды.

Бар икән Гиппократ антына тугры булып яшәүче табиблар. Шуларның берсе белән, 90 яшьлек әниебез егылып, бик нык авырып киткәч очрашырга туры килде. Әниебез Балыклыда теркәлгән булганлыктан, шул участокның терапевты Илфат Шәймардановны чакырырга уйладык. Ул Зур Кукмарага (әниебез бездә иде) эштән соң килергә ризалык бирде. Өлкән яшьтәге авыру булуга карамастан, табиб әниебезне игътибар белән карады. Бәрелгән урынны гына түгел, бөтен организмын тикшерде. Аңа гына канәгать булмыйча, икенче көнне әниебезгә рентген, УЗИ үтүне һәм башка белгечләрдә тикшеренүне оештырды. Иң гаҗәпләндергәне шул булды: аның куйган диагнозы дәваханәдә тикшерү үткәннән соң тулысынча расланды.

Бәлки кайберәүләр өстәмә акча эшләү өчен тырышкандыр дип уйларлар, әмма олы йөрәкле табиб барысын да эчкерсез башкарды.

Илфат Шәймардановның үз эшенең остасы икәнен күп тапкыр ишеткән бар иде, моңа үзебез дә инандык. Ул билгеләгән дәвалау шифалы булып чыкты, әниебез уңайланып китте. Әниебезне сәламәтләндерергә ярдәм иткән әлеге табибка безне бик рәхмәтле, аңа киләчәктә дә кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәргә язсын.

Мәдинә ГАЛИЕВА, Зур Кукмара авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев