Бабабыз - горурлыгыбыз
Быелның май ае гаиләбезгә икеләтә зур бәйрәм алып килде. Беренчедән, Бөек Җиңү көне билгеләп үтелде. Ә икенчедән, безнең бабаебызның - утлар, сулар кичкән сугыш ветераны Әкбәр Хәйретдиновның 90 яшьлек олуг юбилее булып узды. Бабаебыз - безнең таянычыбыз, горурлыгыбыз! Әбиебез белән күзгә-күз карашып, бер-берсенә ныклы терәк булып яшиләр алар. Бабаебыз Кенәбаш...
Быелның май ае гаиләбезгә икеләтә зур бәйрәм алып килде. Беренчедән, Бөек Җиңү көне билгеләп үтелде. Ә икенчедән, безнең бабаебызның - утлар, сулар кичкән сугыш ветераны Әкбәр Хәйретдиновның 90 яшьлек олуг юбилее булып узды. Бабаебыз - безнең таянычыбыз, горурлыгыбыз! Әбиебез белән күзгә-күз карашып, бер-берсенә ныклы терәк булып яшиләр алар.
Бабаебыз Кенәбаш авылында дөньяга килә. Башлангыч мәктәптә 4 сыйныф белем алганнан соң, авылның өлкән яшьтәге апа-абыйларны укытырга билгелиләр аны. "Шуның өчен миңа 3 сум акча түләделәр. Аңа кибеттән перәннек алып ашадым, калганын әнигә алып кайтып бирдем. И-и-и, сөенделәр инде", - дип искә ала ул. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары унбиш яшь була. Әтисен сугышка алалар, гаиләдә бердәнбер бала булганлыктан, бөтен авыр эш аның җилкәсендә кала. Авылда клуб мөдире булып та эшли ул. Көнозын кырда, ә кичен клубта культура агарту эшләре алып бара. 1943 елда армия сафларына алына һәм Суслонгер лагерена җибәрелә. Анда бик авыр була: ашарга җитми, солдатлар бәрәңге кабыгы ашап тамак туйдыралар. Бабаебызның буе бик кечкенә -146 сантиметр гына булганлыктан, аны "Сурка" лагерена җибәрәләр. Анда дүрт ай чамасы һәркөн берәр чынаяк ылыс суы эчертеп, буйларын 150 сантиметрга җиткергәч, кире Суслонгерга кайтаралар. Шуннан инде сугышка кереп китәләр. Ул беренче Белорус фронтына эләгә, пехотада хезмәт итә. "Винтовкам үземнән озын иде. Батальон командиры миңа автомат бирде дә, мине автоматчылар взводына җибәрделәр", - дип искә ала ул вакытларны. Бабай Хелм шәһәрен алуда сугыша. Польшаны азат итүдә катнашып, Варшавага җиткәндә бик нык яралана. Уң күзе, сул як җилкәсе җәрәхәтләнеп, кан саркып торса да, немецлар контратакага күчү сәбәпле, сугышуны дәвам итә. Бу батырлыгы өчен аны II дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр, ләкин ул аны 60 елдан соң гына ала. Гомель шәһәре госпиталендә ятып дәвалангач, җәяүләп, үзенең частена барып җитә. Бабам шулай Берлинга кадәр ничәмә-ничә чакрым үткәндер, санап чыгарлык түгел. Берлинны чолгап алуда да катнаша. Бу юлы III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугыша-сугыша Эльбага кадәр барып җитә. Җиңү көнен дә шунда американнар белән бергә каршы ала ул. Сугышчан батырлыклары өчен ул бик күп орден- медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң да әле бабам лагерьларда хезмәтен дәвам итә, бары тик 1950 елның 11 маенда туган авылына әйләнеп кайта. Кайткач, механизаторлар, комбайнчылар курсында укый. Авылның иң чибәр кызы Дилбәр белән тормыш коралар. Аның ике баласын да үзенеке кебек тәрбияләп үстерә.
Без, 15 оныгы, 8 оныкчыгы һәрвакыт әби-бабайның хәлләрен белешеп торабыз. Алар безнең уңышларга һәм яңа туган һәр көнгә сөенеп яшиләр.
Алия СИБГАТУЛЛИНА, Кенәбаш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев