Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылыбызның иң өлкәне – иң күркәме

Бу юлларны укыгач, авылдашларым сүзнең кем турында барганын бик тиз аңларлар. Сүзем Хәдичә апа Якупова (Мансурова) турында. Ул, бик күп корбаннар китергән ачлык елларыннан соң, Мансур бабай белән Шәмсурый әби гаиләсендә дөньяга килә. Шөкер итеп, тамаклары тук булганга сөенеп яши торган гади крестьян гаиләсе була бу. Бер-бер артлы туган дүрт...

Бу юлларны укыгач, авылдашларым сүзнең кем турында барганын бик тиз аңларлар. Сүзем Хәдичә апа Якупова (Мансурова) турында. Ул, бик күп корбаннар китергән ачлык елларыннан соң, Мансур бабай белән Шәмсурый әби гаиләсендә дөньяга килә. Шөкер итеп, тамаклары тук булганга сөенеп яши торган гади крестьян гаиләсе була бу. Бер-бер артлы туган дүрт баланың иң олысы - Хәдичә апа.

Халыкта "Тормыш кичү - диңгез гизү", дигән мәкаль бар. Диңгездә давыллар булган кебек, тормыш та гел тигез генә бармый.

1930 елларда колхозлашу чоры башлана. Гаилә беренчеләрдән булып колхозга керә.

-Әллә ни байлыгыбыз юк иде, күмәк хуҗалыкка җиребезне биреп кердек. Өлкәннәр белән чүбен утап, урагын урып, эшкә күнегеп килгәндә генә әтиебез вафат булды, - ди Хәдичә апа.

Олы бала буларак тормыш дилбегәсе Хәдичә апа кулына күчә. Зирәк, җитез, сабыр кызны колхоз җитәкчеләре Бөгелмәгә хисапчылар әзерләү курсларына җибәрәләр. Ике ел укыганнан соң башта колхозда, аннан сельпода эшли. Шул елларда күпләрне олы хәсрәткә салган сугыш башлана. Сельпоның ике аты була. "Атларны сугышка әзерләргә" дигән фәрман килә. Аларны ашату өчен фураж сатып алалар. Шунда бер капчык фураж җитми һәм монда хисапчыны гаепләп хөкемгә тарталар. Ул берничә ел төрмәдә утыра. Әмма төрмә тормышы Хәдичә апаның вөҗданын сындыра алмый, барлык авырлыкларны җиңәргә үзендә көч таба, каты бәгырьле, усал булудан сакланып кала.

Озакламый авылның тракторчы егете Каюм абый белән тормыш коралар. Ул тырыш, эшне җиренә җиткереп башкаруы белән аерылып тора. Аның тракторы һәрвакыт төзек була.

Аларның тормышлары җайланып китә. Хәдичә апа авыл советында, мәктәптә хисапчы булып эшли. Бер-бер артлы биш бала дөньяга килә. Хәдичә апаның әнисе Шәмсурый әби һәм тумыштан сау булмаган сеңлесе Әлфинур апа да аларның канаты астына сыя.

Колхозга яңа техника кайта. Шул вакытта Каюм абыйны ындыр табагына барлык агрегатларны карап эшләтүче итеп куялар. Көнне төнгә ялгап хезмәт куя ул. Иртә таңнан сушилканы эшләтеп җибәрә, бөртекләр кибүдән чыккан пар авыл өстенә тәмле ипи исе булып тарала. Көтүгә мал куучы хатын-кызлар Каюм абый эшкә тотынды, дип сөйләшәләр, ә аның белән бергә эшләүчеләр: "Эшкә соңга калсак, Каюм абый кирәкне бирә", - дип ашыгалар.

Хәдичә апа да, иртүк торып, ирен эшкә озата, олырак балаларын укырга, кечерәкләрен берәр күршесенә калдырып, үзе дә эшкә ашыга. Аның хезмәтеннән зарланганын, эшенә соңга калганын һич хәтерләмим.

Гомер агышы дәвам итә. Аларның балалары кул арасына керә башлап, олыраклары үзләре тормышларын башлап җибәрәләр.

Бер-бер артлы Хәдичә апаның әнисе Шәмсеруй әби, Каюм абый дөнья куя. Авыру сеңлесе Әлфинур авыл советында җыештыручы булып эшләде, ул вакытларда инвалидлык дигән әйбер юк иде әле. Хәдичә апа аны да тәрбияләп, мәңгелек йортка озатты.

Нинди генә авырлыклар кичерсә дә, Хәдичә апа тирән акыллы, кешелекле булып кала белде. Балаларында да шундый сыйфатлар булдыра алды.

Хәзер Хәдичә апа икенче улы тәрбиясендә яши. Өйләре җылы, якты, суы кергән, газы эшләп тора. Каралты-куралары да җитеш. Мин кергәндә күзлексез генә һәфтияк-шәрифне укып утыра иде. Шул арада кызлары шалтыратып хәл белештеләр, йомшак кына алар белән сөйләшеп алды. Район газетасын да укып бара.

-Менә район гәҗитендә 90-95 яше тулганнарның исемнәрен язалар. Котларга җитәкчеләр дә килә икән. Мин ул яшькә җитмәдемме әле дип, паспортны алып карадым, мартта 94 яшь була, Аллага шөкер, - дип көлә Хәдичә апа.

Аның белән аралашкан вакытта бары тик уңай тәэсирләр генә аласың, зарлануны белми, үткәннәрнең рәхәтен, кешеләрнең яхшылыгын, күршеләренең мәрхәмәтен генә искә ала ул. Бу кадәр тирән акыл, зиһенле булу кайдан килә дип кызыксынам.

-Мин бервакытта да байлыкка кызыкмадым, кешеләрдән көнләшмәдем, ризык талымламадым. Аллага шөкер, балалар хәсрәте күрмәдем. Һәм иң мөһиме - үз гомеремдә ике күршем белән бергә йөздән артык мәетне юып мәңгелек йортка озаттык, - диде ул.

Авылның күркәм, хөрмәтле кешесе булып Хәдичә апага озак еллар яшәргә язсын иде әле.

Золя ХӘЛИЛОВА, Кәркәүч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев