Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл аны онытмый

Күптән түгел Ядегәр авылы имамы Фаиз хәзрәт белән Мамадыш районының Чәбья авылында гомер итүче Нурания апа белән Мәхмүт абый Габитовлар гаиләсендә булып кайттык. Баруыбызның сәбәбе: Ядегәр авылы мәчетенә (искесенә) нигез салучы Габделхак мулланың хәләл җефете Мөгаллимә абыстай шушы Чәбья авылыннан булган. Габделхак мулланың оныклары Ядегәр авылы имам-хатыйбы Фаиз хәзрәт ярдәме...

Күптән түгел Ядегәр авылы имамы Фаиз хәзрәт белән Мамадыш районының Чәбья авылында гомер итүче Нурания апа белән Мәхмүт абый Габитовлар гаиләсендә булып кайттык. Баруыбызның сәбәбе: Ядегәр авылы мәчетенә (искесенә) нигез салучы Габделхак мулланың хәләл җефете Мөгаллимә абыстай шушы Чәбья авылыннан булган. Габделхак мулланың оныклары Ядегәр авылы имам-хатыйбы Фаиз хәзрәт ярдәме белән Ядегәр турында китап бастырып чыгарырга уйлыйлар. Күп кенә язмалар һәм фотосурәтләр тупланган. 1969 елның 30 августыннан 1974 елның 18 ноябренә хәтле Ядегәр сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләгән, Ядегәр урта мәктәбе бинасының нигез ташыннан алып төзелеп беткәнче шул мәшәкатьләр белән йөргән Мәхмүт ага Габитов турында да бу китапта лаеклы урын бар.
Булды, Аллага шөкер, Мәхмүт Тимергалиевич без киләсен белеп, башыннан кичкәннәрен тулы бер дәфтәргә язып куйган иде. Рәхмәт аңа. Хатыны Нурания апа Мөгаллимә абыйстайның ерак туганы булып чыкты.
Габитовлар Ядегәр сигезьеллык мәктәбенә, райкомның беренче секретаре Булатов кушуы буенча 1969 елның августында киләләр. Булатов Мәхмүт Тимергалиевичны чакырып алып:
-Ядегәр мәктәбе директорсыз. Анда яңа мәктәп кирәк. "Восток" колхозына партоешма секретаре кирәк, барырсың бит? - дип әйтеп куя. Тыңламый мөмкин түгел, 31 августта Ядегәргә килдем, - ди Мәхмүт ага. 1 сентябрьдә укулар башланды. Мәктәпнең хуҗалыгы ташландык хәлдә. Хуҗасыз бит (директор Васильев өч ай элек киткән). Мәктәпкә 4 авылдан 180ләп укучы йөри, 10 укытучы, 2 техничка эшлиләр.
Беренче эшем - мәктәпкә утын китертү, түбәсен рубероид (толь) белән ябу. Башка материал белән ябарлык түгел, тәмам черегән. Ягу сезоны башланды, 4 мичнең төтене кире кайта. Түбәгә менәрлек түгел. Шәфигуллин Вәли абый белән чормага менеп, морҗаларның икешәр кирпечен алып, көзге тыгып тикшердек - чәүкә оялаган, чистарттык. Бер ай эшләүгә миңа икенче өстәмә вазыйфа тапшырдылар, колхоз партоешмасы секретаре итеп сайладылар.
Көзге көчле җилләрдә мәктәпнең тирбәлүе сизелә. Бик ашыгыч яңа мәктәп кирәк. Ике ел ярым элегрәк Ядегәр сигезьеллык мәктәбе директоры Галиев Факил Мөнир улы яңа мәктәп төзү проектын эшләткән. Шул проектны эзләп, "Казаньхимстрой" трестына барып, аның архивы киштәсендә тузан җыеп ятучы проектын эзләп таптым. Сметасын яңадан эшләтергә кирәк, чөнки төзү материаллары һәм төзү эшләренең бәяләре күтәрелде ул елларда. Шулай итеп "Татколхозпроект" институты директоры янына 3 елга 30 мәртәбә барганмындыр.
Шулай итеп, мең борчу-мәшәкатьләр белән салынды ул мәктәп. Бу төзелеш авылның киләчәккә ышанычын үстерде. Укучылар тагын да тәртиплерәк булып, яхшырак укыдылар. Укытучылар тырышып эшләделәр. Машиналардан кирпеч бушату, җыештыру, чистарту, юу кебек эшләрдә бик теләп катнаштылар. Авыл халкының мәктәпкә ышанычы ныгыды. Мәктәпне тәмамлаучылар урынына беренче класска яңа укучылар өстәлгән кебек, укытучылар сафы да яңара торды. Рәйханә Латыйпова кайтты, Буа районыннан Мәсхүдә килде, Янилдән бик тырыш кыз Рәзилә килеп укытты. Фәвия, Фәһим, Азат Сабитовлар туган мәктәпләренә эшкә кайттылар. Озак еллар эшләп, лаеклы ялга киткән укытучыларыбызны алыштырдылар алар. Югары һәм Түбән Шәмәрдән мәктәпләрендә Әлфинур Галиуллина, Кәбир Шәрәфиев, Рәилә Хәмзина бик тырыш укытучылар иде. Инде гүр иясе булган хезмәттәшләребезнең урыннары җәннәттә булсын. Исәннәргә Илаһыбыз озын гомер, сәламәтлек бирсен.
Укытучыларыбыз Мәхмүт абый, Нурания апаларның әйтәсе килгән сүзләренең чиреген генә язып киттем. Барысын да язу мөмкин түгел.
Безнең класс та Мәхмүт Тимергалиевич кул астында укып, 1971 елның маенда аттестат алып чыкты.

Рәсемдә (сулдан-уңга):
Габитов Мәхмүт абый, Нурания апа, Ядегәр авылы имам-хатыйбы Фаиз хәзрәт Якупов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев