Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Австралиядән кайткан якташыбыз Сафия Вәлиева: “Кукмарадан рухи азык алып китәм”

Кукмарадан ундүрт мең чакрым ераклыкта булса да (очкыч бу араны унсигез сәгатьтә үтә), Австралия кыйтгасы белән безне бәйләгән "җепләр" бар: анда нәсел тамырлары Арпаяз авылыннан булган милләттәшләребез яши. Туксанынчы еллардан башлап, чит илләрдәге татарлар белән аралашу мөмкинлеге ачылганнан бирле алар биредә еш кунак була. Океан-диңгезләрне кичеп кайтырга ни мәҗбүр итә...

Кукмарадан ундүрт мең чакрым ераклыкта булса да (очкыч бу араны унсигез сәгатьтә үтә), Австралия кыйтгасы белән безне бәйләгән "җепләр" бар: анда нәсел тамырлары Арпаяз авылыннан булган милләттәшләребез яши. Туксанынчы еллардан башлап, чит илләрдәге татарлар белән аралашу мөмкинлеге ачылганнан бирле алар биредә еш кунак була. Океан-диңгезләрне кичеп кайтырга ни мәҗбүр итә соң газиз кардәшләребезне? Әлбәттә, әби-бабалары гомер иткән нигезне сагыну, җирсү хисләре, туганнары белән күрешү нияте... Рухи азык алып китәм, ди быел үзе генә кайткан австралияле Сафия Вәлиева. Районыбызның "Ак калфак" оешмасында әлеге ханым белән эчкерсез, җылы очрашу булды.

Мактаулы укытучы, талантлы шагыйрә, оста рәссам, сигез телдә сөйләшә - боларның барысы Сафия ханым турында. Очрашу вакытында ул үзенең "Әнием" дип исемләнгән китабын тәкъдим итте. Әлеге басмада авторның әнисе - чит җирләрдә туган телне, динебезне саклауга барлык көчен биргән, тугыз баласын милли рухлы итеп үстергән мәрхүмә Фатыйма апа образына зур урын бирелеп, нәсел-ыру, гаилә тарихы сурәтләнә.

Дөрес, вакыт һәм теләк юклыкка сылтап, кулга китап алырга атлыгып тормыйбыз хәзер. Әмма Сафия ханымның китабы бер сулыштан, йотлыгып, күп кенә урыннарын елый-елый укый торган: йөгерек тел, тирән кичерешләр һәм тасвирлаулар белән үз эченә бөтереп алганын сизми дә каласың.

Ерак бабалары әле унтугызынчы гасырда ук Кытайга килеп төпләнгәнлектән, гаиләнең баштагы тормышы шушы ил белән бәйле. Күпме җәфа, җәберләүләргә зур сабырлык белән түзәргә, чит җирләрдә җан саклап калу өчен тырышырга туры килгән аларга. Кытайда явыз Мао Цзэдун һәм аның партиясе идарә иткән чорда кылынган тетрәндергеч вәхшилекләр, бу сәясәткә каршы чыгучыларны халык каршында җәзалаулар Сафияның күз алдыннан узып, яшь йөрәгендә авыр яра калдырган. Халык бер-берсе белән дә сөйләшергә, ялгыш сүз ычкындырырга курыккан. Кызның институтта табиблыкка укыган апасы, юк өчен генә кулга алынып, өч елга хөкем ителгән. Сафия ханым үзе дә зыян күргән. Ни сәбәпле дисезме? Иягендәге миңе аркасында! Җәлладларның камчысын, таякларын да татырга туры килеп, чак исән калган.

...Язмыш 1981 елда әнисе Фатыйма апаны, авыру ирен һәм балаларын ияртеп, ерак Австралиягә күченергә мәҗбүр иткән. Никадәр авырлыклар күргән булсалар да, туган-яшәгән җирләрен калдырып китү бик ямансу булган. Хушлашу мизгелләре тасвирланган бүлекне укыганда ирексездән күзләр чылана.

-Австралиягә килеп урнашкач та, тел һәм гореф-гадәтләрне белмәгән көе ике ел чамасы ияләнә алмыйча, гомер иткән җирләрне юксынып еладык, - ди Сафия ханым. Аның каравы, бик озак интегүләрдән соң биредәге тормыш җәннәт сыман булып тоелган, Татарстанга - тарихи ватаннарына бару мөмкинлеге дә ачылган.

Сер түгел, бүгенге көндә иҗат әһелләре арасында яхшы әсәрләр тудыручылар юк дәрәҗәдә. Гади татар хатынының бөеклеген: кайгыдан урын өстенә егылган чакларында да, дингә таянып, янәдән үзендә яшәү көче табуын чагылдырган әлеге китап исә - тәрбияви әһәмияткә ия зур хәзинә. Аны укып, тормыштагы күп сорауларга җавап табарга мөмкин. Кызганыч, басманың тиражы зур түгел, 550 данә генә, Сафия ханым аны үз акчасына бастырган.

-Миңа, дүртенче буын булып читтә яшәгәнлектән, татарча укырга туры килмәде, туган телебезне әти-әниемнән өйрәндем, - ди ул. - Гарәп хәрефләре белән язам. Редакциядә язмаларымны компьютер ярдәмендә башта - латин хәрефләренә, аннары кириллицага күчерделәр. Әйтергә кирәк, без Тукай замандашлары телендә сөйләшәбез. Шунлыктан китаптагы байтак кына сүзләремне хәзерге сөйләм теленә әйләндерүләреннән бик үк канәгать түгелмен, чөнки бу очракта аларның тәме, мәгънәсе үзгәрә, матурлыгы югала.

Авторның борчылуы нигезле: һәр сүз аның йөрәге, нәзберек уйлары аша үткән бит. Әмма китапның безнең өчен аңлаешлы телдә булуы яхшырак: алда әйткәнемчә, бик җиңел укыла.

Сүз уңаеннан: Китап белән танышырга теләүчеләр "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә ханым Җиһаншинага мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев