Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арча кырында Днепрны кичү

Төркәш авылында гомер кичереп, хәзерге вакытта Кукмарада кызы Ләбибә ханым гаиләсендә кадер-хөрмәттә яшәүче ветеран Нурулла абый Рәхимуллин шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килсә дә, картлыгы бик бәхетле үтә аның. Әти дип өзелеп торучы балаларың, бабай дип җылы кочагыңа ташланучы оныкларың...

Төркәш авылында гомер кичереп, хәзерге вакытта Кукмарада кызы Ләбибә ханым гаиләсендә кадер-хөрмәттә яшәүче ветеран Нурулла абый Рәхимуллин шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килсә дә, картлыгы бик бәхетле үтә аның. Әти дип өзелеп торучы балаларың, бабай дип җылы кочагыңа ташланучы оныкларың һәм оныкчыкларың булу өлкән кеше өчен үзе зур сөенеч!

Газета укучыларга Нурулла абыйның истәлекләреннән бер язма тәкъдим итәбез.

...1942 елның февраль аенда колхозга язгы чәчү өчен Арчадан ике тонна керосин бирделәр. Дүрт егет (миңа 16 яшь иде) атларны җигеп, юлга чыгып киттек. Моңарчы Арчага барган юк иде әле. Беренче көнне Сабага барып кундык та, иртәгесен, юлны сорый-сорый, Арчага юл алдык. Мин алдан бара идем.Югары Симетне чыгып, биш чакрымлап юл үткәч, бер апа очрады. Ул Клава исемле иде.

-Энем, атыңа утырт әле.

-Апа, Арчага кайтасыңмы? Әйдә, әйдә, утыр, миңа юлны да өйрәтерсең, -дим.

Ул апа марҗа булса да, татарлар арасында озак вакыт яшәгәнлектән, татарча яхшы сөйләшә иде.

-Ерактан киләсеңме?

-Тәкәнештән арлы. Арчадан 70 чакрым.

-Беренче тапкыр баруыгыз булгач, бездә кунып китәрсез. Мин сыер да, сарык та тотам, ишегалдыбыз иркен.

Керосинны барып алдык та, киредән Клава апага кайтып кунып, иртәгесен Тәкәнеш районының Төркәш авылына, туган йортыбызга юл алдык.

Арчадан кайтып, колхозда бер атна-ун көн төрле эштә йөргәннән соң, урам фонарьларын яндырыр өчен һәм башка кирәк-яракларга дип, колхозга тагын ике йөз килограмм керосин биргәннәр.Колхоз рәисе мине үзе янына чакырды да: "Нурулла, син барып кайт инде, юлны да беләсең", - дип, берүземне Арчага җибәрде.

Юл кабатланды: Сабага барып кундым, иртән Арчага юнәлдем. Симетне чыккач, шул авылның бер кызы (Минсылу) ат белән куып җитте. Минем чанага күчеп утырды да, сөйләшеп киттек. Ул да Арчага керосинга баручы икән.

- Әйдә, кызурак барып керосинны алыйк та, безгә кайтып кунарсың. Иртәгесен сиңа кайтып җитәргә уңайлырак булыр, - диде.

Кызу-кызу бардык та, керосинны алып Симеткә таба юл алдык.

Арчадан күпмедер узгач, кара буран чыкты. Без тирән дә, сай да булмаган бер елгага якынлаштык. Минсылуның аты күпердән "ых" та итми чыгып китте.Ә минем ат күперне чыгып җитте дигәндә генә, чана салуга эләгеп, әкрен-әкрен чигенеп, елгага арты белән төшеп тә китте.Мин үзем дә чанадан төшеп өлгермәдем, күземне ачып йомганчы суда икәнлегемне абайладым. Минсылу инде ун метрлар чамасы киткән иде, мин кычкыргач, ишетеп, кире борылып килде, судан чыгарга булышты. Каршыда коточкыч күренеш: атның ике аягы яр кырында, ике аягы суда, авыл кирәк-яракларына каралган ике йөз килограммлы керосин тулы мичкә су төбендә ята. Бу минутлар мәңгелек булып хәтер почмагына уелып калды. Шул чагында нишләргә белмәгәнлектән, белсәк тә көчебез җитмәгәнлектән, Минсылу кычкырып елый башлады. Сәгать көндезге өчләр иде. Кара болытлы көнне кояш чыккандай булды: ерактан атлы тагын биш кеше күзгә күренде. Алар да Арчага керосинга баручылар иде. Сугыш елларында авылларда бары тик бала-чага, хатын-кыз һәм карт-коры калганлыктан, бу юлаучылар арасында да дүрт яшүсмер һәм бер карт абзый иде. Гомер иткән кешенең тормыш тәҗрибәсе күп була, карт абый үзенең кыйммәтле киңәшен бирде:

-Энем, монда торсаң син катып үләсең, ачуланма, безнең китәсебез бар. Синең киемең юешләнгән инде, мичкәнең уртасыннан бау бәйлә дә, аны ат арбасыннан суга төшерик, - диде.

Шулай эшләдек тә. Мичкәнең бөкесе судан күренеп калды, мин янәдән Арчага киттем. Урамдагы бер хатын-кыз милициягә мөрәҗәгать итәргә кушкач анда барган идем, олы гына бер кеше, тәмәкесен тартып утырган урыннан кымшанмыйча да, мине ачулана-ачулана:

- Син безне мичкә чыгаручы дип белдеңме әллә, безнең башка эшләребез дә җитәрлек, - дип җикерде.

Инде кая барыйм дип бераз аптырап тордым да, тагын да шул ук Клава апаларга киттем. Мәрхәмәтле хатын улының киемнәрен биреп, минекеләрне кибәргә куйды да:

- Сиңа суык та тигәндер инде, әнә мичтә кайнар сөт бар, эч. Мичкә өчен бер дә борчылма, хэзер мәктәптән Борис кайтып җитә. Бүген бездә Ленин совхозының директоры кунды, атын калдырып, поезд белән Казанга китте. Аның аты куәтле, шуны җигеп барырсыз да, мичкәне монда алып кайтырсыз, - диде.

Директорның атын минем чанага җиктек тә, дүрт метрлы бер баскыч белән көрәк алып, чаптык мичкә янына. Инде буран тынган. Су төбеннән башын калкытып кына мичкә ята, өстен бераз кар каплаган. Бер-ике минут карап торганнан соң, яр кырыннан карны тигезләдек тә, мичкәне чыгарырга керештек. Бәйләп төшергән бауны чанага эләктереп, ике сәгать дигәндә ярга тартып чыгардык үзен. Ул вакытта миңа бер буханка ипи бирделәр мени?! Шатлыгым эчемә сыймады. Кире үз авылыма кайтып, тизрәк өйдәгеләрне (анда мине ике сеңлем һәм энем көтәләр иде) күрү теләге белән яна башладым. Клава апа: "Синең атыңның солысы да беткәндер инде", - дип, директорның ике чиләк солысын, һәм өйдә мине дүрт күз белән көтүче кечкенәләргә дип күчтәнәчләр биреп, кунган өчен акча да алмыйча озатып калды.

...Хәзерге заманда Арча белән Кукмара (элеккеге Тәкәнеш) районнары арасын машина белән бер сәгатьтә үтеп була. Ә ул вакытта ике көн тирәсе, кешеләрдә куна-куна йөрелә иде.

Кич булды, караңгы төште. Симеткә җиттем. Авыл эчендә кешеләрдән сорап Минсылуның кайда торганын эзләп таптым. Аларда аш иде. Табын янында кешеләр җыелышкан. Минсылу кичә хәлне кайтып сөйләгән. Әнисе килеп кочаклап алды, өстәл янына утыртты.Кунакка сугыштан бер аягын өздереп кайткан җизнәләрен чакырган булганнар, ул бүкән аягы белән шалт-шалт басып, җитез генә атны туарырга дип чыгып китте. Бик тиз әйләнеп керде.

-Мин Днепрны кичкәндә бер аягымны югалттым, син менә Арча кырында Днепрны кичкәнсең, исән-сау чыккансың, - диде.

Кичтән тынычлап йоклаганмын. Иртән торып, юлга чыктым. Күңел тыныч, көн аяз, тамак тук, йокы туйган булганлыктандырмы авылга бик тиз кайтып җиттем. Рәис бик борчулы иде. Бер яктан, колхозга язгы вакытка бирелгән ике йөз килограмм керосин булса, икенче яктан, минем күземә карап торучы өч ятим бала. Юлда ниләр булганын сөйләгәч, минем исән сау кайтуыма бик шатландылар.

Караңгы, дәһшәтле, балаларны ачлы-туклы, ярымялангач йөрергә мәҗбүр иткән сугыш чоры булуга карамастан, безнең йөрәкләребез яшь, матур, әле уйнап туймаган балачакта иде. Икенче көнне иртән торып, агач автоматларыбызны алып, күрше тирәсендә яшәүче ярым ятим малайлар белән сугыш-сугыш уйнарга урамга чаптык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев