Акча аяк астында, иелеп алырга гына кирәк
Зурсәрдеклеләрнең яшәү рәвеше шуны раслый Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында район башлыгы Сергей Димитриев җирлек башлыклары һәм үз эшләрен булдырырга теләгән шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Әлеге чараның биредә үткәрелүе юкка гына түгел. Зур Сәрдек - республикада шәхси хуҗалыклар арасында иң күп акча керемле җирлек булып исәпләнә. Әйе, бу...
Зурсәрдеклеләрнең яшәү рәвеше шуны раслый
Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында район башлыгы Сергей Димитриев җирлек башлыклары һәм үз эшләрен булдырырга теләгән шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Әлеге чараның биредә үткәрелүе юкка гына түгел. Зур Сәрдек - республикада шәхси хуҗалыклар арасында иң күп акча керемле җирлек булып исәпләнә.
Әйе, бу як халкы элек-электән тырыш, тынгысыз булуы белән аерылып тора. Биредә күпләп сыер асраучылар да, сарык үрчетүчеләр дә, орлык суганы, бәрәңге үстерүчеләр, кәбестә, кишер, кыярга өстенлек бирүчеләр дә бар. Шул ук вакытта шәлен дә бәйлиләр, итеген дә басалар, балта осталарының да даны еракларга таралган. Җирлек башлыгы Фәнис Фәттахов билгеләп үткәнчә, җирлектә хезмәткә яраклы 1700 кеше яшәсә, шуның 1559ы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә.
Авыл хуҗалыгын үстерү буенча тормышка ашырылучы дәүләт проектлары халыкның үзмәшгульлеген тәэмин итүдә зур этәргеч булып торалар. Республика программасы нигезендә абзар төзү өчен бирелә торган субсидиядән районда 32 кеше файдаланган булса, шуның җидесе Зур Сәрдек җирлегеннән.
-Җирлектә елга 558 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу бер хуҗалыкка якынча бүлеп исәпләгәндә 561 мең сум тәшкил итә, - ди Фәнис Фәттахов. - Мәсәлән, Купка авылыннан Расим Мөсәгыйтов кышын итек басып, җәен тавык ите җитештерү белән шөгыльләнеп, бер миллион биш йөз мең сум табыш алган. Ә Адай авылыннан Расил Хәлиуллиннарның 34 баш мөгезле эре терлекләре бар. Аларның көнлек акча кереме 4465 сумны тәшкил итә. Зур Сәрдек авылыннан Җәүдәт Йосыпов хуҗалыгы исә суган үстерү белән шөгыльләнә. Үткән елда 60 тонна вак суган җитештереп, 4,8 миллион сум акча эшләгәннәр.
Билгеле, авылларның киләчәге халкының тырышлыгына бәйле. Катлаулы базар шартларында моңарчы керемле булган тармак та берничә елдан табыш китермәскә мөмкин. Әйтик, Туембаш яклары итекчелек белән дан тота иде. Йонын эшкәртеп, итеген түшәделәр, бастылар. Үзләренең күпләп сатып алучылары да бар иде. Әмма соңгы елларда әлеге кәсеп табыш китерми башлады, ди туембашлылар. Шуңа күрә алар эшмәкәрлектә яңа юллар эзлиләр.
- Нишләргә, нинди эшкә алынырга, дип авыл халкы белән җыелып сөйләштек, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белән дә киңәшләштек. Кемдер сарык үрчетү белән шөгыльләник, дисә, икенчеләре кошчылык, үсемлекчелек тармагын булдырыйк, диләр. "Әллә балык үрчетикме, буа бар бит", - дип әйтүчеләр дә бар, - ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов. - Кат-кат уйлаганнан соң без җирлектә кошчылык һәм теплицаларда яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә дигән фикергә килдек. Мәсәлән, җирлектә дүрт кибет бар, хәзер анда Казаннан алып кайтып кыяр саталар, әгәр үзебездә үстерсәк, без төбәгебезне яшелчә белән тәэмин итә алырбыз дип уйлыйм. Җирлектән 21 кешелек делегация белән Мөслим, Минзәлә, Лаеш, Яшел Үзән районнарында булып кайттык. Ул яклардагы авылларда булып, кошчылык фермаларын карадык. Әйтик, Мөслимдә ташландык мал фермаларын торгызып, анда кош-корт үстерә башлаганнар. Әллә ни зур чыгымнар да тотмаганнар, абзарларны чистартканнар, җылылык сузганнар. Җирләре юк, кырчылык белән башка фермерлар шөгыльләнә. Ике егет инкубатор булдырганнар. Тагын шунысына игътибар иттем: бу як халкы шулхәтле бердәм, кошчылык белән шөгыльләнүчеләр чебиләрне шушы инкубатордан гына алабыз, дип торалар. Кош фермаларында эшләүчеләр 20-25 мең сум хезмәт хакы алалар. Ә Яшел Үзәндә исә элеккеге бәрәңге базында 25 мең чеби үстерәләр. Без итекчелек белән генә түгел, башка тармакларда да эш алып баруның мөмкинлегенә тагын бер кат инандык.
Өлге авылыннан Шәйхетдиновлар гаиләсе терлекчелеккә өстенлек биргән. Аларның өч баш сыерлары бар, бер тана алганнар, киләчәктә сөтлебикәләр санын тагын да арттыру исәпләре.
-Аллага шөкер, сыерлар, сарыклар һәм башка малларыбыз да бар. Авыл җирлеге Рашидә Хәбибуллина безгә: "Үгезләр үстергәнче сыерлар алыгыз, көн саен продукция бирә бит", - дип киңәш итте. Сөтен капка төбеннән алып китәләр, бик уңайлы. Аны тапшыруга, ирем: "Рәхмәт Рашидәгә", - ди. Терлек азыгын да табу кыен түгел, китереп бирәләр. Мал санын тагын да арттырып, каралты-кураларны зурайтасыбыз килә, моның өчен республика программасы нигезендә 200 мең субсидия бирелсә, зур ярдәм булыр иде, - диде Разия апа Шәйхетдинова.
Сүз дә юк, яңа эш башларга уйласаң, ул шикләндерә. Әмма бүген нинди дә булса шөгыльгә тотынмасаң, иртәгә инде соң да булырга мөмкин. Дәүләт ярдәм бирә икән, мөмкинлек булганда файдаланып калырга кирәк.
Сергей Димитриев, район башлыгы:
-Безнең бурыч - авылларны саклап калу. Моның өчен халыкны эшле итәргә кирәк. Шулай булмаса, яңа төзелгән балалар бакчалары һәм башка социаль объектларның, төзекләндерелгән юлларның берничә елдан кирәге калмаска мөмкин. Җыелышлар, авылларда үткән очрашулар вакытында федераль, республика программалары турында халыкка җиткереп торабыз. Һәркем җир алып эшли алмый, шуңа күрә башка өлкәләрне, мөмкинлекләрне дә карарга кирәк. Билгеле, уйламыйча, технологиясен күзалламыйча гына яңа эшкә кереп китеп булмый, андый хуҗалыкларның кредитлар алып, берничә елда әҗәткә батачагы билгеле. Шуңа күрә һәр нәрсәне кат-кат уйлап, анализлаганнан соң гына эшкә тотынырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев