”Ак калфак”лылар Башкортостанда булып кайтты (фото)
Соңгы елларда халкым үзенең нәсел-нәсебен барлауга нык игътибар итә башлады. Бу юнәлештә республиканың "Ак калфак"оешмасы да күп эшләр башкара. "Ак калфак"ның шәҗәрә бәйрәмен оештырганы бар иде инде. Беренчесе узган ел Татарстанның Балтач районында үтте. Быел менә "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы башлангычы белән оештырылган шәҗәрә бәйрәменә барып, Башкортостандагы матур...
Соңгы елларда халкым үзенең нәсел-нәсебен барлауга нык игътибар итә башлады. Бу юнәлештә республиканың "Ак калфак"оешмасы да күп эшләр башкара.
"Ак калфак"ның шәҗәрә бәйрәмен оештырганы бар иде инде. Беренчесе узган ел Татарстанның Балтач районында үтте. Быел менә "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы башлангычы белән оештырылган шәҗәрә бәйрәменә барып, Башкортостандагы матур үрнәкне без дә үз күзләребез белән күреп кайттык. Россиянең 11 төбәгеннән, Татарстанның ике дистәгә якын районыннан килгән хатын-кызларны Башкортстанның "Ак калфак" төбәк оешмасы рәисе, эшмәкәр Люция Вафина үзе төзеткән "Вафа" бизнес үзәгендә каршы алды. Үзәкнең беренче катында "Ак калфак"лар урнашкан. Анда кешеләрнең генә түгел, юкка чыккан авылларның, хәтта самавырларның да шәҗәрәләре белән таныштык, "Ак калфак" китапханәсендә булдык. Татар күлмәге дизайнерларының күргәзмәсе дә сокландырды.
Аннары Салават шәһәренә юл тоттык. Салаватта шәһәрнең "Әннәби" җәмигъ мәчетендә, язучы Мирсәй Әмирнең, шагыйрь Дәрдмәннең туган җире - Мәләвез районы Җиргән авылында да булдык. Җиргәндә 6000ләп кеше яши. Музейлары, сәнгать мәктәбе, 600 укучысы булган 2 урта мәктәп, больницалары бар.23 хуҗалыкның нәсел шәҗәрәсе төзелгән.
Башкортостан җирлегендә Мортаза Рәхимов Президент булган вакытта ук, халыкның тарихи хәтерен саклап калу максатында, республикада шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрә башларга дигән карар чыгарылган булган. Башта моны өстәмә эш итеп кенә кабул итсәләр дә, соңыннан, шәҗәрә төзү нәселеңне барлау, киләчәгеңне кайгырту икәнен аңлап, тәмен белеп эшли башлыйлар. Хәзер һәр гаиләдә 7нче буыннан 17 буынга кадәр барып җиткән шәҗәрәләр бар икән.
-Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә шәҗәрә төзү буенча дәресләр бирәбез, - дип сөйләде Салават шәһәренең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Тибеева.
Заманында Салават шәһәреннән ерак түгел миллионер авыл - Аллахуат авылы урнашкан булган. Ул аркылыга - биш, буйга 7 км.лы дүрт меңләп кеше яшәгән, чуваш, рус, татарлар яшәгән авыл, колхозы да гөрләп торган. Салават шәһәрендә күпләп нефть чыгарыла башлау сәбәпле, Аллагуватны һәм тагын алты авылны күчерәләр. Шулай итеп, кайчандыр гөрләп торган авыллар урыны бушап кала. Кайсы кая таралышып яшәсәләр дә, берләшү җаен таба алар. 2002нче елда "Аллахуат" иҗтимагый оешмасы булып берләшәләр. Юкка чыккан 7 авылның кешеләре шулай оешмага берләшеп, тамырларын барлау, аралашып яшәү юлын таба.
Беренче эш итеп, авылларның шәҗәрәсен төзү эшенә керешә алар. "Аллахуат" оешмасының беренче җитәкчесе булган Мидхәт Рәхимкулов, башка актив авылдашлары белән берлектә, архивларда утырып, өлкәннәрдән сорашып, авылның шәҗәрәсен төзи. Элекке Аллахуат авылы урынында "Юрматы җире" дип аталган мемориаль комплекс төзеп куйганнар. Биредә юкка чыккан җиде авылга да истәлек ташы куелган. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары исемнәрен мәңгеләштереп, һәйкәл салынган. Авыл кешеләре бирегә килеп, шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрә, аралаша икән.
Юлыбызны Туймазы шәһәрендә дәвам иттек. Анда безне эшмәкәр,композитор,җырчы Фәнил Галимов җитәкчелегендәге татар иҗтимагый үзәге каршы алды. Бу кешегә без чын мәгънәсендә сокланып, шундый татарларыбыз булуына горурланып кайттык. Ул үз акчасына өч катлы йорт салдырып, заманча җиһазлап,татар иҗтимагый үзәгенә тапшырган, шунда "Тәртип" радиосы, телевидение булдырганнар, "Җидегән чишмә" ансамбле оештырганнар - аларның барысының да спонсоры - Фәнил Галимов. Матур эшләр башкаралар монда. Телебезне, милләтебезне саклап калырга тырышалар. Алар безне ифтар ашына чакырып, матур итеп кунак иттеләр.
Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән "Ак калфак"лылар Башкортстанда яшәүче кардәшләребезнең матур үрнәгенә сокланып кайтып китте.
"Башкортостанга җыелуыбыз очраклы түгел. Биредә шәҗәрәне өйрәнү белән җитди шөгыльләнәләр. Гомумән, Башкортстан "Ак калфак" хатын-кызлары аеруча актив, бөтен проектларда теләп катнаша", - диде Кадрия Идрисова. Ул Башкортстаннан кайткач, һәркем үз төбәгендә шәҗәрә мәсьәләсен күтәрергә тиеш, дигән максат куйды. "Без кунакка килмәдек, без эшләргә килдек, бу очрашулар тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудыра, эшебез нәтиҗәле булырга тиеш", - диде Кадрия ханым.
Кукмара шәһәренең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев