Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Адый карчыгы

Мин бер төнне төш күреп уяндым. Яраткан дәү әбием, гадәттәгечә, ак яулыгын чөеп бәйләгән, күлмәгенең җиңнәрен сызганган, озын күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган, кызуланып ишектән килеп керде. Ул: "Кайда югалдыгыз соң барыгыз да, сезне сагындым, күрәсем килде, - диде. - Мин озак тормыйм, озатмагыз, китәм", - диде дә тиз генә чыгып...

Мин бер төнне төш күреп уяндым. Яраткан дәү әбием, гадәттәгечә, ак яулыгын чөеп бәйләгән, күлмәгенең җиңнәрен сызганган, озын күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган, кызуланып ишектән килеп керде. Ул: "Кайда югалдыгыз соң барыгыз да, сезне сагындым, күрәсем килде, - диде. - Мин озак тормыйм, озатмагыз, китәм", - диде дә тиз генә чыгып китте.

Торып утырдым да, дәү әбиемә дога кирәк дип уйладым һәм һәр көнне аның рухына дога кылдым. Көннәр буе бу турыда уйланып йөрдем. Күп хатирәләр искә төште, дәү әбием исәндер кебек тоела башлады. Һәм минем аның - Адый карчыгы турындагы хатирәләрне язасым килде.

Безнең әби, минем бабайның әнисе Мәмдүхә исемле иде. Оныклары һәм оныкчыклары аны яратып дәү әбиебез дип атадылар. Ә Зур Кукмара авылы халкы аны Адый карчыгы дип йөртте. 17 яшендә Мәмдүхә әбине әти-әнисе авылның бик акыллы һәм көчле егете Һадиуллага кияүгә биргәннәр. Һадиулланың исемен кыскартып Адый дип әйткәннәр. Менә шуннан безнең дәү әбигә дә Адый карчыгы дигән исем тагылган. Һадиулла бабай белән Мәмдүхә әбинең мәхәббәт җимешләре булган алты уллары туган. Шәйдулла, Габделталип, Габделхәй, Хәбибулла, Габделәхәт, Габделнәкыйп бер-берсен куышып үскәннәр. Илебездә революция булган, гражданнар сугышы башланган. Һадиулла бабай үзенең җиткән уллары Шәйдулла һәм Габделталип белән сугышка киткән. Бабай белән аның улы Шәйдулла акларга каршы көрәшкәндә сугыш кырында ятып калганнар. Адый карчыгы - тол, аның биш улы ятим калган. Шәйдулланың хатыны Шәфига бик матур кыз - Бибинурны (минем әни) алып кайткан. Мәмдүхә әби: киленем дә бик әйбәт, шушы кечкенә оныгымны ятим итеп булмас, дип Гапделталипны Шәфигага өйләндергән.

Озакламый 1921 елгы корылык, аннан ачлык, ялангачлык еллары башланган. Гаилә бик зур, гаиләнең әтисе дә, әнисе дә, әбисе дә - Адый карчыгы. Ул бик көчле ихтыярлы, акыллы, зирәк, тырыш булган. Кем әйтмешли, белмәгән эше булмаган. Шул ук вакытта усал да, кырыс та була белгән, улларын эшкә өйрәткән. Адый карчыгының тырышлыгы, улларының эшчән булуы сәбәпле, алар ачлык елларын барысы да исән-имин булып үткәннәр.

Тормышның авырлыгы бераз кимеп, дөньялар яктыра, ямьләнә башлаган чорда кешеләргә чиксез кайгы-хәсрәт алып килгән Бөек Ватан сугышы башлана. Адый карчыгы ятимлектә үстергән, күз карасыдай саклаган эзмәвердәй биш улын сугышка озата. Әбинең ике улы Габделталип белән Габделхәй сугышта батырларча һәлак була. Аларның хатыннары тол, балалары ятим кала. Олы йөрәкле, сабыр, киң күңелле, мәрхәмәтле Адый карчыгы бу юлы да киленем бик әйбәт, ике оныгымны ятим итәр хәлем юк дип, Габделнәкыйпне Габделхәйнең тол калган хатыны Дөриягә өйләндерә. Мәмдүхә әбиебез ике киленгә дүрт малаен бирә. Мондый ананы, әбине нинди сүзләр белән тасвирлап буладыр, анысына акылым да, сүзләрем дә җитми.

Сугыштан соңгы авыр еллар башлана, тагын ачлык, ялангачлык, җимереклек. Әбинең исән калган баһадир гәүдәле, көчле, бер эштән курыкмый, теләсә нинди эшне белә торган өч улы, җиң сызганып, тормыш алып барырга, илебезне төзекләндерүгә тотыналар. Бик абруйлы, дәрәҗәле ир-егетләрне данлыклап Адый егетләре дип йөрткәннәр. Гаилә ишле, ә гаиләне җитәкләүче, аның командиры - Адый карчыгы. Әбинең сүзе, аның кушкан эше, гаиләдә берсүзсез үтәлгән. Аның уллары, киленнәре, оныклары, оныкчыклары хөрмәт белән, таянычлары, куанычлары итеп караганнар.

Әле ул безнең гаиләгә дә күз-колак булырга җитешә иде. Алардан ике йорт аркылы гына яшәдек, әти-әни эштә, без - әбинең оныкчыклары үзебез генә өйдә. Озын күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырып, җиңнәрен сызганып, әби йөгереп кереп җитәр иде. Без, әнә, дәү әби керә, дип утырган җиребездән аягүрә басып әбине каршы ала идек. Ул капкадан керүгә бакчаларны карап чыгар да: "Түтәлләрдә чүп үсә башлаган, утарга кирәк булыр, оланнар, кыярларыгызның яфраклары шәлперәйгән, су сипмәдегезме әллә?", - дияр иде. Өйдә өстәл өстенә күз төшереп алыр, җыештырылганмы, чебеннәр юкмы? "Ашап-эчтегезме?",- дип сорар. Аннан соң миңа - аның иң зур оныгына карап: "Кызым, идәнне кайчан юдың, бүгенгә чиста икән, иртәгә җыештырып чагарырсың инде", - дип, кызу гына чыгып китәр иде.

Адый карчыгы озын буйлы, җиңел гәүдәле, бик җитез карчык булды. Мин аның әкрен йөргәнен хәтерләмим, ул һәрвакыт кызу-кызу атлап, яки йөгереп йөрер иде.

Мәмдүхә әби Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ихластан ышанган дини әби булды. Ул биш вакыт намазын калдырмады, безгә - онык-оныкчыкларына догалар өйрәтергә дә өлгерә иде. Дәү әбинең утырып яки ятып торган чагын хәтерләмим, ул һәрвакыт эш белән мәшгуль булды.

Миңа 8-9 яшьләр булгандыр дәү әби авырый башлады. Аның караваты өйнең түрендә нәкъ уртада буйга куелган иде. Карават һәр яктан чаршау белән әйләндереп алынган. Без керсәк, әбиегез йоклый, тавышланмагыз, диярләр иде. Әкрен генә барып, чаршау ярыгыннан әбине карый идек.

Менә яз җитте. Апрель ае, урамда гөрләвекләр ага. Иртә белән гөрләвекләр өсте юка гына матур бизәкле, үтә күренмәле боз белән каплана. Мин шул бозларны ватып йөрергә ярата идем. Шундый иртәнең берсендә: "Дәү әбиең үлде", - диделәр. Мин, елый-елый, аларга йөгердем. Дәү әбиемне ап-акка төргәннәр, мин бик озак еладым. Адый карчыгын озатырга авыл, урам кешеләре, туганнар бик күп җыелган иде. Аны зурлап, уллары, киленнәре, оныклары кадерләп, хөрмәтләп мәңгелек йортка илтеп куйдылар. Урыны оҗмахта булсын.

Адый карчыгы яшәгән нигездә хәзер аның иң кече улы Габделнәкыйпнең улы Габдрахман Һадиев яши.

Адый карчыгы татар хатын-кызларының бөтен сабырлыгын, ихтыяр көчен, барлык уңай сыйфатларын үзенә туплаган шәхес иде. Ул илебезгә, аны яклау, саклау, аңа хезмәт итү өчен алты патриот егет биргән бөек Ана.

Адый карчыгына аналарның бөеклеген күрсәтүче, аналарга дан җырлаучы һәйкәл куярлык.

Мәмдүхәнең оныкчыгы, ветеран укытучы Фәлиянур (Фәния) БАРЕЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев