Адай егете Алмазның Германиядә күргәннәре
"Ныклап уйлап карасаң, мөмкин булмаган берни дә юк", - Адай авылыннан Алмаз Хәләветдиновның интернет челтәрендәге шәхси битендә шундый сүзләр язылган. Япь-яшь егеткә бик килешә әлеге гыйбарә. Алмаз Казанда югары уку йортында укыганда Германиягә барып, практика узу бәхетенә ирешә. Моңа аның тырыш, үҗәт, кызыксынучан булуы ярдәм иткәндер. Алмазның чит илгә эшлекле...
"Ныклап уйлап карасаң, мөмкин булмаган берни дә юк", - Адай авылыннан Алмаз Хәләветдиновның интернет челтәрендәге шәхси битендә шундый сүзләр язылган. Япь-яшь егеткә бик килешә әлеге гыйбарә. Алмаз Казанда югары уку йортында укыганда Германиягә барып, практика узу бәхетенә ирешә. Моңа аның тырыш, үҗәт, кызыксынучан булуы ярдәм иткәндер. Алмазның чит илгә эшлекле сәяхәте турында үзеннән сөйләтик әле.
-Авыл малае булгангамы - машина-техника белән кечкенәдән кызыксынам. Зур Сәрдек мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Кукмара аграр көллиятендә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем, - дип сүзен башлады ул. - Биредә укыганда "Тракторчы-машинист һөнәре буенча иң яхшысы" конкурсының республика турында җиңү яулап, Россия күләмендә үткәрелгәнендә "Иң яшь катнашучы" дигән диплом белән бүләкләндем. Алга таба укуымны Казан дәүләт аграр университетының агроинженерия факультетында дәвам иттем.
Тулай торакта бергә яши торган егеттән, өченче курсны тәмамлаганнан соң, программа нигезендә, дүрт ай Германиядә практика узып булу мөмкинлеген ишеттем. Мин дә кызыксынып китеп, бүлмәдәшем белән немец теле курсларына барырга булдым. Азмы-күпме инглиз телен белгәч, немецчага өйрәнү җиңел кебек тоелды. Беренче сайлап алу турында егерме дүрт кеше идек, һөнәри белемнәрне тикшергәч, унҗидегә калдык. Ә икенче өлештә исә немец теле буенча имтихан тоттык. Германиядә практика үтәргә Татарстаннан алты егет, ике кыз, ә Россия буенча алтмыш кеше җыелды. Мәскәүдән автобуска утырып китеп, 36 сәгать буе бардык. Һәрберебезне аерым-аерым фермерларга һәм хуҗалыкларга эшкә билгеләделәр. Мин Түбән Саксониядәге бер фермер гаиләсендә яшәдем. Ул эре фермер хуҗалыклардан санала. Аның 650 гектар җире бар, әмма бу сан ел саен үзгәреп тора, чөнки җирләре арендага алынган, ә аренда килешү нигезендә төрле елга бирелә. Барлык хуҗалык эшләрен башкару өчен өр-яңа алты тракторы һәм башка төр техникасы бар. Үз эшен булдыручыларга дәүләт ярдәме бик зур, диделәр. Әмма немец теле камил белмәү сәбәпле, мин әлеге ярдәмнең ничек бирелгәнен аңлап җиткерә алмадым.
Аларда кул хезмәте бөтенләй юк дәрәҗәсендә, хәтта сәнәк белән печән дә күтәреп атмыйлар. Ике фермасында 200 терлек асрала. Сиксән сыерны робот сава, бу мал торагында бер хезмәткәр эшли. Сыер саву урынына кереп баскач, җилеме пар белән юдырыла, сауганда имчәкләренә массаж ясала. Сауганда малга тәмле азык бирелә. Сөтлебикәләрне шуның белән кызыксындыралар да инде - саудырыр өчен чират торалар, төртешә-төртешә керәләр, әмма роботны махсус чип ярдәмендә, бер сыерны тәүлеккә ике тапкыр гына сава торган итеп көйләгәннәр. Сөтләре бик тәмле! Мин барган фермер хуҗалыгында гади сыерлар иде. Арада бер сауганда 10, 16, 20 литр сөт бирүчеләре дә бар. Берсенең кушаматы исемдә калган: "Анастасия" - рус сыеры, дип аңлаттылар аны.
Терлек азыгын миксер ярдәмендә болгатып бирәләр. Печән, сенаж, силос салалар. Чөгендерне кырып, аңа тоз һәм башка файдалы витаминнар кушалар. Арпа, арыш фуражын малларга бөтенләй ашатмыйлар, бары тик кукуруз оны бирәләр. Рапс чәчәләр. Ашлык сату өчен генә үстерелә, элеваторга тапшырып, аның өчен катнаш азык алалар.
Сөт җыючы кеше хуҗалар белән сирәк очраша. Беренче вакытларда бу миңа бик сәер тоелды: "Нишләп берсе дә сөтне җибәрергә аның янына чыкмый соң?!" - дип аптырадым. Фермага килгәч, ул иң элек сөтнең анализын ала, киткәндә билгеле бер урынга чегын калдырып китә. Әгәр сөт тиешле нормаларга туры килми икән, хуҗа белән сөйләшеп, бик түбән бәядән сатып ала яки фермер сөтне әчетеп, төрле кушылмалар кушып, бозауларына эчертә. Бер-береңә ышаныч менә шундый югары дәрәҗәгә куелган биредә.
Тиресне исә машиналарга төяп, биогаз контейнерларына алып барып эшкәртәләр. Анда аңа чөгендер калдыклары, силос кушалар. Әлеге процесс вакытында электр энергиясе бүленеп чыга, аны дәүләткә саталар. Ә торф һәм составында туклыклы матдәләр, азот күп булган сыек субстрактны печән чаба торган болыннарына сибәләр.
Биредә табигать искиткеч, һава торышы да бик уңайлы. Үзем дә шаккаттым: җирләр кибеп кенә бетә, яңгыр явып китә. Бездә печәнне ике, ә аларда алты тапкыр җыеп алалар. Аны урман кырыйларыннан, болыннардан чабалар. Әлеге мәйданны ашлама белән тукландыралар. Кукурузлар трактор биеклеге булып үсә, арасына керсәң, адашып калуың бар.
Германиядә бик ошады, кызыксынып, соңга кадәр эшли идем. Заманча, чит ил техникасында йөрдем. Шулай ук ай саен семинарлар үткәрелде. Германия, Франциянең төрле шәһәрләренә экскурсиягә чыгарга мөмкинлек булды.
Немецлар ипине бик аз күләмдә кулланалар, өстәлгә куймыйлар да диярлек. Шуңа күрә мин: "Без ипи белән ашарга яратабыз", - дип әйтеп куйдым. Бәрәңгегә дә исләре китми, яраткан ризыклары - ит. Кич белән исә җиңелчә генә тукланалар.
Әти-әниләр белән көн саен скайп аша аралашып тордык. Аларның мине чит илгә бер дә җибәрәселәре килмәде. Аларның каршы булачагын алдан сиздем, шуңа күрә немец телен өйрәнү буенча өч айлык курсларның бер ае үткәннән соң гына әйттем. Әни соңыннан: "Мин сине кире уйламасмы дип ахыргача көткән идем", - диде.
Әти - гомере буе техника арасында кайнаган кеше. Анда практик белем көчле, ә миндә - теория. Трактор ватылып китсә, кайвакыт гапләшеп тә алабыз, ул болай, мин тегеләй, дим. Аннары икебезчә дә эшләп, нәтиҗәсенә карыйбыз.
Укып бетергәннән соң да техника белән бәйле хезмәтне сайладым. Казан шәһәрендәге "Фольсфаген" автомобильләрен сату һәм ремонтлау үзәгендә эшлим. Элеге эшкә урнашканда Германиядә практика узуым бик нык ярдәм итте.
Ризилә КОРБАНОВА язып алды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев