Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 сум акча һәм шаян җил (күршем сөйләгәннәрдән)

Әти сугыштан кайтмады. Әни дүрт бала белән тормыш авырлыклары алдында бер үзе торып калды. Иң кечкенәбезгә 5 яшь, иң өлкәне - миңа - 13 яшьлек малайга, үз җилкәмдә бик иртә ятимлекнең ни икәнен татырга туры килде. Җәен урманда җиләген, шомыртын, чикләвеген җыеп, базарга алып барап сатып, үзебезгә ипилек-тозлык акча эшләдек....

Әти сугыштан кайтмады. Әни дүрт бала белән тормыш авырлыклары алдында бер үзе торып калды. Иң кечкенәбезгә 5 яшь, иң өлкәне - миңа - 13 яшьлек малайга, үз җилкәмдә бик иртә ятимлекнең ни икәнен татырга туры килде.

Җәен урманда җиләген, шомыртын, чикләвеген җыеп, базарга алып барап сатып, үзебезгә ипилек-тозлык акча эшләдек.

Ул вакытларда безнең ишеләрне урман туйдырды. Рәхмәт, Ходай ташламады, утырткан бәрәңгеләрдән дә яхшы гына уңыш ала идек.

Ә кышын исә кәрҗин үреп, төннәребезне уздырдык. Бервакыт әни: "Улым, биш кәрҗин җыелды. Базарга барып кайтасың булыр", - диде. Мин, кәрҗиннәрне чанага төяп, юлга чыктым. Турыдан гына барсаң, Кукмара безнең авылдан 8 километр. Көне буе базарда торгач, кәрҗиннәр 3 сумнан сатылып бетте. Шулай итеп минем кулга 15 сум акча керде.

Мин шатланып, кайтыр юлга чыктым. Көн начар түгел. Артымнан җил этеп бара, кайтырга бик уңайлы. Бу акчаларга нәрсә һәм күпме тия икән дип хыялланып, кесәмдәге акчаларны тагын бер күрәсем килеп кулыма алдым. Шуны гына көтеп торгандай, кулымдагы кәгазь акчаларны җил очыртып алып китте. Мин акча артыннан чабам, куып җиттем, дигәндә генә җил аны тагын да ераккарак очырта. Өметемне өзми, карга бата-чума, елый-елый һаман акча артыннан йөгерәм, җил, мине үртәләгәндәй, акчаны яңадан җирдән себереп алып китә. Йөгерә торгач ардым, аякларым да тыңламый башлады. Ә мин шулай да күздән югалтмаска тырышам, кайсы якка очканын күзәтәм. Карасам, акчам көздән калган салам эскерте төбенә барып "кунды". Шул вакыт җил дә: "Булды, уен тәмам", - дигәндәй тынып калды. Мин соңгы көчемне җыеп, акчаны барып алдым да, кесәнең иң төбенә салып куйдым. Бераз хәл алгач, кайтасы юлымны дәвам иттем.

Мин авылга кайтып җиткәндә инде караңгы төшә башлаган иде. Әни белән сеңелкәшләр тезелешеп авыл башына чыгып, мине көтеп торалар. Алар мине күрделәр дә, сөенешеп яныма йөгерешеп килделәр. Акчаларымны әнигә биргәч, җиңел сулап куйдым. Әниемнең яшьли күзләрен сөртеп: "Син безнең бердәнбер терәгебез, яклаучыбыз, туендыручыбыз", - дигән сүзләреннән соң минем арганлыгым да юкка чыкты.

Дәлфирә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев