101 киңәш
*Суган әрчегәндә күз яше агызасыгыз килмәсә, пычак очына икмәк йомшагы куярга киңәш итәбез. *Пешкән яшелчәләрне суда озак тотарга ярамый, алар тәмсезләнәләр. Шуңа күрә пешеп җитү белән яшелчәне дуршлагка салып саркытырга кирәк. Бары тик чәчәкле кәбестәне генә суында бераз тотарга ярый. *Ысланган казылыкның кабыгы начар чистартылса, аны 2-3 минут кайнар суда...
*Суган әрчегәндә күз яше агызасыгыз килмәсә, пычак очына икмәк йомшагы куярга киңәш итәбез.
*Пешкән яшелчәләрне суда озак тотарга ярамый, алар тәмсезләнәләр. Шуңа күрә пешеп җитү белән яшелчәне дуршлагка салып саркытырга кирәк. Бары тик чәчәкле кәбестәне генә суында бераз тотарга ярый.
*Ысланган казылыкның кабыгы начар чистартылса, аны 2-3 минут кайнар суда тотарга кирәк.
*Чүпрәгә изгән әче камырны суыткычта берничә тәүлек сакларга мөмкин, тик камыр өстенә аз гына он сибеп куярга кирәк.
*Йомырка агын, тизрәк күпертү өчен, бераз салкында тоталар.
*Шулпага тозны ит белән бергә салмагыз. Тоз итнең туклыклы матдәләрен шулпага тизрәк чыгара, итнең тәме бетә, ул озаграк пешә. Шуңа күрә ашка тозны ит пешеп чыгар алдыннан гына салырга.
Фото: http://xn-80antj7do.unidoski.ru/_content/img_board/5/41986.jpeg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев