Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юлларда хәрәкәт чикләнә

Агымдагы елның 15 апреленнән 14 майга кадәр гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүче, күчәреннән төшә торган йөкләнеш законда каралган нормалардан арткан транспорт чараларына вакытлыча чикләүләр кертелә. Бер күчәрле транспорт өчен 6 тоннадан артса, ике күчәрле шоссе өчен бер күчәргә 5 тоннадан артса, өч күчәрле шоссе өчен бер күчәргә 4...

Агымдагы елның 15 апреленнән 14 майга кадәр гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүче, күчәреннән төшә торган йөкләнеш законда каралган нормалардан арткан транспорт чараларына вакытлыча чикләүләр кертелә. Бер күчәрле транспорт өчен 6 тоннадан артса, ике күчәрле шоссе өчен бер күчәргә 5 тоннадан артса, өч күчәрле шоссе өчен бер күчәргә 4 тоннадан артса, хәрәкәт чикләнә.
Мондый төр чикләүләр автомобиль юлларының торышын саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен уздырыла. Халыкара маршрутларда йөк ташучыларга, пассажир автобуслары, беренче чиратта кирәк булган азык-төлек продуктлары, терлекләр, дару препаратлары, орлык, ашлама, почта ташучы йөк машиналары, йөк күтәрелеше 16 тоннага кадәр булган ягулык, сөт ташу, бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә көйләнгән автотранспортка транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү чорында йөрергә рөхсәт ителә. Калган авыр массалы транспортка бу чорда юл ябыла, алар махсус рөхсәт белән генә юлга чыга алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk