Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада юл фаҗигасендә 26 яшьлек ике ир-егет һәлак булды

22 августта төнге сәгать беренче унбиш минутларда Сәрдекбаш-Яңа Сәрдек юлының бишенче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды. 26 яшьлек Трыш авылы егете, автомобильдә хәрәкәт иткәндә тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, руль белән идарә итүен югалта һәм автомобиль юл читенә төшеп каплана. Шофер егет урында ук һәлак була. Машинада ике пассажир да була. Шуларның...

22 августта төнге сәгать беренче унбиш минутларда Сәрдекбаш-Яңа Сәрдек юлының бишенче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды. 26 яшьлек Трыш авылы егете, автомобильдә хәрәкәт иткәндә тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, руль белән идарә итүен югалта һәм автомобиль юл читенә төшеп каплана. Шофер егет урында ук һәлак була. Машинада ике пассажир да була. Шуларның берсе - 26 яшьлек Бакчасарай авылы егетенең дә гомере фаҗига урынында ук өзелә. Икенче пассажир төрле тән җәрәхәтләре ала. Бу хакта район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын сорыйбыз.

фото: http://life24.kz/incident/3464.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk