Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Җырларга яратам

Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан ЮХИДИ хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзалары арасында республикакүләм иҗат смотры узды. Әлеге чарада катнашучылар җыр, бию, нәфис сүз буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Бәйгедә Кукмарадан ЮХИДИ инспекторы Салават Баймиевның бертуган абыйсы Ленар да катнашты һәм вокал номинациясендә беренче урынны алды.

Ленар Баймиев кечкенәдән җыр сәнгате белән мавыга. Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетын тәмамлады ул. Районда гына түгел, республикакүләм җыр бәйгеләрендә дә катнашып призлы урыннар яулаган егетнең Мактау грамоталары, дипломнары бихисап. Туйларга, бәйрәмнәргә, юбилей кичәләренә дә теләп чакыралар аны.
-Җырларга бик яратам. Сәхнә - тормышымның бер өлеше, дисәм дә ялгыш булмас. Тамашачыларның шатлык тулы йөзләрен күрү иҗатымны тагын да баета, илһамландыра, - ди ул.
Иҗат смотрында Ленар жюри әгъзаларына Салих Сәйдәшевның "Хуш, авылым" дигән җыр тәкъдим итә. 120 кеше арасында икенче-өченче турларны узып финалга чыга.
-Бәйгенең йомгаклау өлеше ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең концертлар залында үтте. Әлеге чарага сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде. Мин башкарган, халык арасында онытылып бара торган ретро җыр өлкәннәргә бик ошады,- ди Ленар. - Конкурсның җиңүчеләренә бүләкләрне ЮХИДИ башлыгы Р.Миңнеханов тапшырды.
Ленарга алга таба да яңадан-яңа җиңүләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk