Татарстанда юл кырыена төшеп киткән йөк машинасының йөртүчесе һәлак булган
Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Бүген иртән Казан–Оренбург трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясендә шул турыда сөйләделәр, дип яза «Татар-информ» МА.
Якынча билгеле булганча, DAF йөк машинасы йөртүчесе, куркыныч тудырмый торган тизлекне сайламаганлыктан, күп тонналы автомобильне юлда тота алмый һәм кырыйга төшеп киткән.
«Юл-транспорт һәлакәтендә алынган җәрәхәтләрдән фура йөртүчесе шунда ук үлгән. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана», – дип аңлаттылар Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә.
фото: ЮХИДИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев