Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Мәчкәрә коррекция мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үтте

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, Мәчкәрә коррекция интернат мәктәбендә "Имин йөрик юлларда" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Анда кунак итеп, районның ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов, хезмәткәр Елена Собакиналар чакырылган иде. Укучылар бу чарада өч командага бүленеп, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә...

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, Мәчкәрә коррекция интернат мәктәбендә "Имин йөрик юлларда" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Анда кунак итеп, районның ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов, хезмәткәр Елена Собакиналар чакырылган иде. Укучылар бу чарада өч командага бүленеп, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен исбатладылар.

Укучылар чыгышыннан соң ЮХИДИ җитәкчесе аларның белемнәрен бәяләде, юл йөрү кагыйдәләрен бозган балаларның гомерләре фаҗига белән тәмамланганын аңлатты, укучыларга белемнәре һәм тырышлыклары өчен рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Сыйныф җитәкчеләре Рәмилә Баязитова, Гөлфия Шакирова, Диләрә Хәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев