Мотоцикл йөртүчеләр саксыз кылана: алты ай дәвамында алар катнашында 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, ике кеше вафат булган. Мондый бәла-казаларны кисәтү максатыннан республикада даими рәвештә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан оператив-профилактика эше уздырыла.
Ярты ел эчендә генә дә "мотоат" иярләгән кешеләргә карата ике меңнән артык беркетмә төзелгән. Кызганыч, хокук бозучылар арасында исерек килеш руль артына утыручылар да шактый: 94 кеше бу төр транспортны алкоголь кулланган килеш йөртергә алынган. Ә документлары булмаган килеш "матай" йөртүчеләр тагын да күбрәк. Хокук бозучылар күп булу сәбәпле, транспортлары тартып алынып, махсус стоянкага куелган мототранспорт саны 572не тәшкил итә. Кагыйдәгә бармак аша караучыларны фото-видеофиксация системасы да читләтеп узмый.
Әле июль аенда гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 520 мотоцикл йөртүче җаваплылыкка тартылган. Аларның 39ы руль артына исерек килеш утырган. Соңгы вакытта мототранспорт конструкциясен үзгәртеп куллану очраклары да ешайган. Бу төр үзгәрешләр Россия Федерациясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге кагыйдәләргә каршы килә.
Мәсәлән, мотоцикл йөртүчеләр транспорт чарасына турыдан-туры глушитель (глушитель-"прямоток") куючылар Россиянең административ хокук бозулар кодексы маддәсе буенча җаваплылыкка тартыла. Ә транспортның тормоз системасы, руле төзек хәлдә булмаса да, 500 сум штраф салына, җитмәсә транспорт чарасы махсус стоянкага да куела. Шулай ук мотоциклларының тавышы нормадан артып китсә, хокук бозу, дип санала.
Мондый хәлләргә тарымас өчен, әлбәттә, мототранспорт чараларының техник торышына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте катнашучыларының барысына да кеше тормышына сакчыл карарга өнди. Бары юл хәрәкәте кагыйдәләренә тугры булу гына юлларда иминлек булуына китерә.
Нет комментариев