Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмаралылар “Имин тәгәрмәч”тә җиңү яуладылар

Манзарас урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары Яр Чаллы шәһәрендә узган "Имин тәгәрмәч - 2013" республика бәйгесендә шәхси беренчелектә призлы урыннар алып кайттылар. -Балалар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, аларның юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле белем һәм күнекмәләрен ныгыту максатында оештырылган чарада укучылар өч көн дәвамында "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен...

Манзарас урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары Яр Чаллы шәһәрендә узган "Имин тәгәрмәч - 2013" республика бәйгесендә шәхси беренчелектә призлы урыннар алып кайттылар.

-Балалар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, аларның юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле белем һәм күнекмәләрен ныгыту максатында оештырылган чарада укучылар өч көн дәвамында "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре", "Автошәһәрчек", "Велосипедта фигуралы йөрү" станцияләрендә көч сынаштылар, - ди команда җитәкчесе, Манзарас урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре һәм физик тәрбия фәне укытучысы Илшат Шәфигуллин. - Гомумкоманда ярышында һәрберсенә "Тормыш иминлеге нигезләре", "Без барыбыз бергә - юл хәрәкәте иминлеге өчен" дигән тукталышларны узу бурычы куелды. Бәйгегә барганчы тырышып әзерләнгән идек, хезмәтебез бушка китмәде - өч призлы урын безнеке!

Айгөл Насыйрова, Нияз Мөхәмәтов, Радион Князев, Сабина Сәләховалардан торган Кукмара командасы ярышта, чыннан да, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 332 бала арасында Радион үзен велосипедта бик яхшы йөрүче итеп таныта һәм беренче урынны ала, Сабина исә призлы урынга чыга. Беренче медицина ярдәме күрсәтүдә дә Радион Князевка тиңнәр булмый.

-Без әлеге ярышта бик күп дуслар таптык. Юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле булган конкурс-бәйгеләрдә катнашып та призлар оттык. "Имин тәгәрмәч"тән җиңү яулап, сөенеп кайттык, - диләр укучылар.

Балаларның җәйге каникулларга таралырга да санаулы көннәр калып бара. Ялларны исән-имин, хәвеф хәтәрләрсез уздырырга язсын.

Алсу ӘХМӘТОВА. Илшат ШӘФИГУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара яшь юл хәрәкәте инспекторлары Имин тәгәрмәч республика бәйгесе

erid: 2VtzqxWHLUk