Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада узган «Тоннель» операциясе барышында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Транспорт йөртүче медицина тикшеренүе узудан баш тарткан.

Кукмарада 19 гыйнварда сәгать 14.00дән сәгать 16.00гә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре Кукмара-Шәмәрдән юлында «Тоннель» операциясе уздырды. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган. Шуларның дүртесе - укып булмый торган дәүләт номерлары белән хәрәкәт иткән өчен, калганнары техник төзексезлек булган автомобильдә йөргән, тыелган урында автомобильне узган, юл фаҗигасе булган урынны калдырып киткән, ОСАГО иминият полисы булмаган өчен.
Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Ул медицина тикшеренүе узудан баш тарткан.

Мондый төр кисәтү чаралары районда еш уза. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра.

фото: архив/ kukmor-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk