Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада узган «Тоннель» операциясе барышында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган.

Кукмарада 17 февральдә 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре Манзарас авылының Яшьләр урамында «Тоннель» операциясе үткәрде. 

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган. Шуларның дүртесе - укылмый торган дәүләт номерлы, берсе - документларсыз транспорт чарасы белән идарә иткән, машина йөртү таныклыгы булмаган, пассажир йөртү кагыйдәләрен бозган, полиция хезмәткәренең туктау, документларны тапшыру турындагы законлы таләпләрен үтәмәгән өчен.

Моннан тыш, исерек килеш машина йөртүче ачыкланган. Аның машинасы махсус тукталышка урнаштырылган.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

фото: архив/ kukmor-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев