Кукмарада узган рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
24 октябрьдә 6.00 сәгатьтән 08.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Казанцев урамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 8 очрагы ачыкланды. Алар арасында 3се — җәяүле тарафыннан юл йөрү, 2се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 1се — дәүләт номерлары укылмый торган, 1се — техник күзәтү узмаган транспорт белән идарә итү, 1се — баланы махсус тотып торучы җайланмасыз йөртү.
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев