Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада сигез машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән

Суд карары буенча исерек килеш транспорт белән идарә иткән хокук бозучыларга 45 мең сум штраф салына, шулай ук алар ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр.

2025 елның 7 декабрендә 14.46 сәгатьтә Казанда яшәүче ир кеше, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә, «Фольксваген Поло» автомобилендә Байлар Сабасының Завод урамы буенча хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: шоферның канында 0,212 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Әлеге кеше җәмәгать суды утырышына килмәгәнлектән, эш аның катнашыннан башка карала.

Узган елның 15 декабрендә 22.15 сәгатьтә райондашыбыз исерек хәлдә «Шевроле Круз» автомобилендә Лубянның Ленин урамы буенча йөри. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: шоферның канында 0,163 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Җәмәгать суды утырышына килмәгәнлектән, эш аның катнашыннан башка карала.

1 гыйнварда 01.31 сәгатьтә Кукмара районы кешесе исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә «Лада Гранта» автомобилендә шәһәрнең Мәрҗәни урамы буенча хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: шоферның канында 0,642 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

5 гыйнварда 22.58 сәгатьтә райондашыбыз исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә Яңа Чәбия авылының Садовая урамы буенча «Лада Гранта» автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: шоферның канында 0,850 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

7 гыйнварда 13.28 сәгатьтә райондашыбыз исерек хәлдә «Каи» автомобилендә шәһәрнең Октябрь урамы буенча йөри. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: шоферның канында 0,289 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Әлеге кеше җәмәгать суды утырышына килмәгәнлектән, эш аның катнашыннан башка карала. 

14 февральдә 21.17 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә Түбән Шәмәрдән авылының Совет урамында «Хендай Акцент» автомобилендә йөри. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: шоферның канында 0,480 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

4 мартта 23.06 сәгатьтә Кукмара районы кешесе исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә шәһәрнең Степан Разин урамы буенча «Лада» автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

13 мартта 23.20 сәгатьтә Казан кешесе исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә һәм транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш шәһәрнең Эшчеләр тыкрыгы урамы буенча «ВАЗ» автомобиле белән идарә итә. Суд утырышында ул үз гаебен таный. Суд аңа ун тәүлеккә административ тоткарлау карары чыгара. 

Суд карары буенча исерек килеш транспорт белән идарә иткән хокук бозучыларга 45 мең сум штраф салына, шулай ук алар ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев