Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагын ачыклаган

Шәһәрдә «Тоннель» операциясе узды.

10 августта 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкилләре белән берлектә, Кукмараданың Ленин урамында «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган. Болар: куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу (ике очрак), җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве (алты очрак), укылмый торган дәүләт номерлары, теркәлмәгән транспорт, иминият полисы булмаган килеш хәрәкәт итү, электр самокаты белән йөргәндә кагыйдәләрне инкарь итү (берәр очрак).

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган ике шофер ачыкланган. Аларның транспортлары штрафлар тукталышына куелган.

фото: kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев