Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында дәүләт автоинспекторлары алкоголь исереклеге билгеләре булган машина йөртүчене тоткарлаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган.

13 августта Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган. Алар арасында дүртесе — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, берсе — штрафны вакытында түләмәү һәм башкалар.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафстоянкага куелган.

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев