Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада полиция Кыш бабае белән Кар кызы бәйрәм кәефе өләште

Шоферларга юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәләр таратылды.

Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә Кукмарада үзенчәлекле профилактик акция узды. Район Дәүләт автоинспекторлары, полиция хезмәткәрләре — Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә, юл хәрәкәтендә катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, иминлек кагыйдәләрен искә төшерде.

Бәйрәмчә киенгән персонажлар юл хәрәкәтендә катнашучыларның кәефен күтәреп кенә калмады, ә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген дә ассызыклады. Акция барышында автомобиль йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәләр таратылды. Аларда тизлек режимын саклау, җәяүлеләргә юл бирү, куркынычсызлык каешын эләктерү, тәүлекнең караңгы вакытында яктырткыч элементлар куллану кебек таләпләр искәртелде.

Дәүләт автоинспекторлары ассызыклаганча, бәйрәм алды чорында юлларда хәрәкәт аеруча көчәя, шуңа күрә һәркемнән игътибарлылык һәм җаваплылык сорала. Кышкы шартларда юллар тайгак, күрү мөмкинлеге кими, ә бу үз чиратында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын арттыра.

— Яңа елны тыныч һәм имин каршы алу — безнең уртак бурыч, — дип билгеләп үтте район Дәүләт автоинспекторы Ранил Гыйниятуллин.

Әлеге акция юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Күпләр Кыш бабай белән Кар кызына рәхмәт сүзләре җиткереп, иминлек кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирде.

Бәйрәм шатлыгы белән бергә җаваплылыкны да онытмыйк: юлда һәрберебезнең игътибарлылыгы — кемнеңдер гомере һәм сәламәтлеге өчен гарантия.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев