Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада "Паркон" системасы эшли - 105 кешегә "бәхет хаты" килде

Кукмарада "Паркон" приборы эшли башлады. Ул автомобильләр тукталышы кагыйдәләрен бозган очракларны терки. РФ административ хокук бозулар кодексының 12.16 маддәсе, 4 бүлеге буенча автомобилен тиеш булмаган урында калдырып киткән шоферга 1,5 мең сум штраф түләү каралган. Кукмара районында 105 кешегә әнә шундый "бәхет хаты" килде инде. Юлда автомобилеңне калдырып китеп, кире...

Кукмарада "Паркон" приборы эшли башлады. Ул автомобильләр тукталышы кагыйдәләрен бозган очракларны терки. РФ административ хокук бозулар кодексының 12.16 маддәсе, 4 бүлеге буенча автомобилен тиеш булмаган урында калдырып киткән шоферга 1,5 мең сум штраф түләү каралган. Кукмара районында 105 кешегә әнә шундый "бәхет хаты" килде инде.

Юлда автомобилеңне калдырып китеп, кире әйләнеп килгәндә ул анда булмый икән, кичекмәстән 02 һәм 2-70-80 телефоннары аша Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частенә хәбәр итәргә кирәк. Әгәр дә автомобиль тиеш булмаган урында калдырылган икән, аның эвакуатор ярдәмендә махсус сак тукталышына алып барылган булуы ихтимал. Транспорт чарасының күчерелүе турындагы мәгълүмат шулай ук дежур частьтә бар.

Эвакуатор белән алып кителгән автомобильләрнең кайда булуы хакында мәгълүмат uslugi.tatar.ru сайтында "Эвакуация: махсус сак тукталышындагы автомобильләрне тикшерү" дигән бүлектә бар. Моның өчен әлеге бүлеккә керергә һәм кәрәзле телефон, автомобильнең дәүләт теркәү номерын язарга кирәк. Автомобиль мәгълүматлары кәрәзле телефон номеры белән бәйләнгәнлектән, транспорт кабат эвакуацияләнгән очракта транспорт чарасының хуҗасына смс хәбәр җибәрелә.

РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.19 маддәсе, 2 бүлеге буенча инвалидлар өчен билгеләнгән махсус тукталышта автомобильләрен куючыларга 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф салына. Эвакуатор алып киткән очракта штрафны гына түгел, әлеге хезмәт һәм штраф тукталышында торган вакыт өчен дә түләргә кирәк була. Шуның өчен машина белән туктар алдыннан иң элек күрсәтелгән юл билгесенә игътибар итү сорала.

фото: http://petrosk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмарада паркон системасы

erid: 2VtzqxWHLUk