Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада комиссия утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Утырышта шулай ук гражданнар, оешмаларның мөрәҗәгатьләре һәм хатлары каралды.

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин алып барды.

Кукмарада комиссия утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов райондагы авария хәлен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне анализлады.

«Агымдагы елның биш аенда район территориясендә 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 7 кеше тән җәрәхәтләре алды. Кызганычка каршы, 24 июньдә шәһәрнең Салих Сәйдәшев урамында үлем белән тәмамланган авария булды. КИА автомобиле йөртүчесе икенче дәрәҗә юлдан барганда, „Юл бир“ билгесе таләпләрен үтәми һәм төп юл буенча хәрәкәт иткән ВАЗ-2115 автомобиле белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә ВАЗ-2115 автомобиле руле артында утырган хатын-кыз урында ук вафат була. Салих Сәйдәшев һәм Планетарная урамнарында ясалма тигезсезлек урнаштырырга, юл билгеләрен „Туктамыйча хәрәкәт итү тыела“ белән алыштырырга, „Төп юл“ билгесе куярга кирәк», — диде Фирдүс Фәхретдинов.

Бу елның биш аенда 18 яшькә кадәрге балалар катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда бер бала зыян күргән. 16 яшькә кадәргеләр арасында дүрт юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган.

Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән һәм медицина таныклыгыннан баш тарткан өчен 56 шофер тоткарланган.

Фирдүс Фәхретдинов машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Хәрәкәт иткәндә уяу һәм бик игътибарлы булырга, юл хәрәкәтендә катнашучыларга хөрмәт күрсәтергә кирәклеген искәртте.

Балигъ булмаган скутерчылар һәм мотоциклчылар аерым игътибарга лаек. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәү яки санга сукмау аяныч нәтиҗәләргә китерә.

«Балигъ булмаган мототранспорт йөртүчеләр скутер һәм мопедлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләренә туры китереп, бары тик йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән генә идарә итә ала. Ата-аналар шуны истә тотарга тиеш: балага мототехника руле артына утырырга рөхсәт итеп, аңа бер минутлык рәхәтлек тудырып, аны авыр тән җәрәхәтләре һәм имгәнүләр алуга, хәтта үлемгә дучар итәргә мөмкин», — диде Фирдүс Фәхретдинов.

Кукмарада комиссия утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Утырышта шулай ук гражданнар, оешмаларның мөрәҗәгатьләре һәм хатлары каралды. Сүз ясалма тигезсезлекләр, юл билгеләре һәм башка мәсьәләләр турында барды.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев