Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы узды
2024 ел белән чагыштырганда, юл фаҗигаләре, һәлак булучылар һәм яраланучылар саны кимү күзәтелә.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең утырышында узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде. 2025 елда район юлларында 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше һәлак булган, 23е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2024 ел белән чагыштырганда, юл фаҗигаләре, һәлак булучылар һәм яраланучылар саны кимү күзәтелә.

Утырышта балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, тимер юл кичүләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү, юл билгеләренең торышы һәм юлларны карап тоту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук район халкыннан кергән мөрәҗәгатьләр каралды, алар буенча тиешле чаралар күрү бурычы куелды.
Фото: Елена Яковлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев