Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы узды

Утырышны Кукмара районының Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин үткәрде.

Кукмарада Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы узды.
Утырышны Кукмара районының Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин үткәрде.



Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов 2024 елның 11 аенда районыбыз юлларында килеп чыккан юл фаҗигаләре турында сөйләде, бәхетсезлек очракларына китергән сәбәпләрне атады.

«Район территориясендә 16 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 3 кеше һәлак булды, 16сы төрле тән җәрәхәтләре алды. Юл фаҗигаләренең төп сәбәпләренә узып китү, юлның каршы як полосасына чыгу, транспорт чарасы белән исереткеч эчемлек кулланган хәлдә идарә итү, җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу керә. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән һәм медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен 127 машина йөртүче тоткарланды», – дип сөйләде Фирдүс Каниф улы.

Шушы вакыт эчендә районда балалар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, ике бала зыян күргән.

Статистика күрсәткәнчә, юл фаҗигаләренең иң киң таралган төрләренең берсе – җәяүлене бәрдерү, бигрәк тә яктылык җитәрлек булмаган шартларда. «Бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен җәяүлеләрнең киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар һәм аксессуарлар кую мөһим. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик эш алып баруга тагын да күбрәк игътибар бирүегезне сорыйм», – дип өстәде район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе.



Утырыш барышында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, кышкы чорда юлларны карап тоту, юл билгеләре, светофор кую, җәяүлеләр кичүләрен яктырту мәсьәләләре, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралды.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев