Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы узды
Утырышта көн тәртибендәге мәсьәләләр һәм мөрәҗәгатьләр, гражданнарның хатлары каралды.
Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы узды.
Район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов 7 ай эчендә район юлларында килеп чыккан юл фаҗигаләре сөйләде, юл-транспорт һәлакәтләре аеруча күп теркәлгән урыннарга туктады, шулай ук балаларның юл-транспорт травматизмына анализ ясады.
«Хезмәт даны» газетасы редакциясенең баш мөхәррире Эльвира Миннәхмәтова районның массакүләм мәгълүмат чараларында юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча башкарылган эшләр турында сөйләде, барлык мәгълүмат мәйданчыкларында да әлеге тема буенча даими эш алып барылуын ассызыклады.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин мәктәп автобусларының яңа уку елына әзерлегенә тукталды. Бүгенге көндә барлык 20 автобус та тикшерелгән һәм 19ы маршрут буенча чыгарга әзер.
Барлык чыгышлардан соң гражданнарның мөрәҗәгатьләре, хатлары каралды, карарлар чыгарылды.
фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев