Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш рульгә утырган 40 шофер тоткарланган

Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручылар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең саны көннән-көн арта. Әмма каны кызган исерек шоферлар моны аңлыймы соң?! Юк, билгеле. Батыраеп рульгә утырган сәрхүш бераздан үзенең гамәлләре белән контрольлек итә алмый башлый, игътибары югала, аңы томалана, йокымсырап китә... һәм машина, каядыр килеп бәрелеп, мизгел...

Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручылар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең саны көннән-көн арта. Әмма каны кызган исерек шоферлар моны аңлыймы соң?! Юк, билгеле. Батыраеп рульгә утырган сәрхүш бераздан үзенең гамәлләре белән контрольлек итә алмый башлый, игътибары югала, аңы томалана, йокымсырап китә... һәм машина, каядыр килеп бәрелеп, мизгел эчендә калай өеменә әверелә. Бу очракта гаепне кемнән эзләргә? Әти-әнисе, дусларын, я булмаса яраткан хатыны, газиз баласын уйламыйча, аларны хәсрәт утына салган ир-егетләргә ни дияргә?! Фаҗигаләрнең күбесендә бер гөнахсыз кешеләрнең һәлак булуын да онытмаска кирәк...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә кадәр инспекторлар тарафыннан исерек хәлдәге 40 шофер тоткарланган. Шуларның 36сы РФ административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсе (исерек килеш рульгә утыру, медицина тикшеренүе таләпләрен үтәмәү) буенча машина йөртү таныклыгыннан "колак каккан", ә 4се исерек хәлдә һәм транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш хәрәкәт иткән өчен 15 тәүлеккә кадәр тоткынлыкта булып чыккан.

-Узган елның 12 декабрендә булган юл фаҗигасен дә күпләр хәтерлидер әле. Дэо-Нексия автомобиленең КамАЗга бәрелүе нәтиҗәсендә машина шоферы, аның пассажиры урында ук һәлак булдылар, икенче пассажир исә төрле тән җәрәхәтләре алды. Руль артына утырган ир-егетнең ваемсызлыгы ике гаиләгә дә әйтеп бетергесез олы хәсрәт китерде, берсеннән-берсе кечкенә балалар әтисез калды. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Чөнки республикада исерткеч эчемлекләр кулланып һәлакәткә очраучыларның саны дистәләп кенә түгел, меңәрләп исәпләнә, - ди ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин. - Гомер бер генә бирелә. Руль артына утырган һәркем юл хәрәкәтендә катнашучы башка автомобильләр, җәяүлеләр хакында да уйласын иде.

фото: http://nnm.ru/blogs/ashkaa777/gai-nanosit-netrezvyy-udar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев